09.08.2014 - Яңалыклар

Йорт күтәргән җиргә кот кунар

Республика җитәкчелеге һөнәри бәйрәм уңаеннан тармак хезмәткәрләрен тәбрикләде.

өзүчеләр көне алдыннан Президент Хакимияте җитәкчесе Сергей Молчанов тармакның хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
— Хезмәтегез республика икътисады, социаль өлкәсе үсешенә зур өлеш кертә, Башкортстанның йөзен үзгәртә. Без торакны сафка кертү буенча Русиядә алтынчы, Идел буе федераль округында беренче урынны билибез икән, бу — нәкъ сезнең тырышлык нәтиҗәсе.

Бүген төзелеш тармагында 100 меңнән артык кеше хезмәт сала, бу республикадагы эшкә сәләтле кешеләрнең сигез проценты. Дүрт елда 9 миллион квадрат метр торак төзелгән, 7700 урынлык белем бирү учреждениесе, 2 мең урынлык дәваханәләр, 1,5 мең урынлык мәдәният сарайлары, клублар төзелде, 1700 километрга газ челтәре сузылды. Ел ахырына ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек кысаларында Нестеров исемендәге Художество музее, Башкортстан опера һәм балет театры, “Нефтьчеләр” мәдәният сарае, “Хилтон” кунакханә комплексы һәм башкалар сафка басачак, — диде Сергей Александрович.
Аның сүзләренә ярашлы, алда 2015 елга балалар бакчаларына чиратларны бетерү бурычы тора. Ул үтәләчәк. Моннан тыш, өч физкультура-савыктыру комплексы сафка кертелергә тиеш. Октябрьский шәһәрендә, Борай һәм Мишкә районнарында яңа дәвалау учреждениеләре, ә Баймак һәм Зианчура районнарында терлекчелек комплекслары барлыкка киләчәк.
Бу көнне Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Мәләвез, Илеш һәм Борай районнары төзелеш предприя­тиелә­рендә эшләүче 23 кеше Мактау грамотасына, 27 кеше республиканың ат­казанган төзүчесе исеменә лаек булды.
***
Көннең икенче яртысында Конгресс-холлда Төзүчеләр көненә багышланган тантаналы җыелыш узды. Тармак хезмәткәрләрен Президент вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов котлады.
— Йортыбызның ныклы һәм ышанычлы булуы сезнең хезмәткә бәйле. Республика халкы исеменнән миллионнарча квадрат метр торак, производство һәм социаль объектлар төзегән, яхшы шартларда яшәү һәм эшләү, гаилә кору һәм балалар үстерү мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт әйтәм. Республика зур төзелеш мәйданына әйләнде, — диде ул.
Чыгышыннан соң Рөстәм Хәмитов тармак алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.


Резеда ГАЛИКӘЕВА.

(Теманың дәвамын ПДФ-версияда укыгыз).


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»