30.07.2014 - Яңалыклар

Уфа – халыкара мода үзәге!

Самара өлкәсендә үткән форумда 2200 яшь кеше белгечләр каршында проектларын яклаган. Башкортстаннан тәкъдим ителгән биш проект грантка лаек булган. Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университеты студенты Наталья Ханбәкова да бәхетле исемлеккә кергән. Якташыбыз бу максатына ничек ирешкән? Аның “Top Fashion” проектының үзенчәлекле яклары нидә?

— Форумда катнашучылар исемлегенә иң соңгылардан булып кердем, — диде әңгә­мәдәшем. — Чарада “Top Fashion” мода форумы” проекты белән чыгыш ясадым. Көндәш­ләр дәрәҗәле булса да, уңыш миңа да елмайды. Моның бер сере дә юк. Проект кәгазьдә генә түгел, гамәлдә дә сыналды. Узган ел УДИСУда “Top Fashion” мода форумы оештырдык. Чара тәэссоратларга бай булды. Грант исәбенә быел Уфада шушындый чараны икенче тапкыр оештырырга планлаштырам. Аның дәрәҗәсе — югарырак, географиясе —киңрәк булачак. Конкурста модель булырга теләүчеләр, яңа киемнәр уйлап чыгаручылар, мода белән кызыксынучылар катнаша алачак. География чикләнми. Илнең теләсә кайсы төбәгеннән яшьләр үз көчен сыный алачак.
Наталья Ханбәкова физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә киемнәр тәкъдим иткән. Ул киләчәктә дә бу юнәлешкә игътибар бүлергә исәп тота.
Мәгълүм булуынча, Башкортстан озак еллар җиңел сәнәгать үсешкән төбәк саналды. Кызганычка каршы, хәзер күпчелек кием тегү фабрика­ларының исемнәре генә торып калды. Наталья Ханбәкованың моңа карата үз фикере бар.
— АКШта, Италиядә, Фран­циядә тегелгән киемнәргә сорау зур, — ди ул. — Үзебездә дә заман модасы буенча, сыйфатлы кием тегелә. Куллану­чылар ни өчен чит илнекен үз итә? Аңлашылмый. Өстәвенә, кием­нәр чит илдә түгел, бездә теге­лергә дә мөмкин. Киләчәктә Башкортстан халкын үзебез теккән киемнәргә өстенлек бирергә өйрәтергә исәп тотам. Бу максатка ирешү өчен рекламадан бигрәк, продукция сыйфатын яхшыртырга кирәк.
Наталья Ханбәкова, читтән тәкъдимнәр булса да, Уфада калырга, үз эшен башкалада ачарга планлаштыра. Мондый яшьләргә җитәкчелек ярдәм кулы сузса, берничә елдан Уфа халыкара мода үзәгенә әве­релергә мөмкин. Киләчәккә өмет белән караучы якташы­бызның хыяллары тормышка ашса, затлы киемнәрне Па­риж­дан көтеп ятмаячакбыз. Кире­сенчә, французларны үзебез киендерүебез ихтимал.


Айдар ЗӘКИЕВ. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»