30.07.2014 - Яңалыклар

Сезнең батырлык – горурлык!

Кичә Республика йортында Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов төрле район һәм шәһәрләрдән чакырылган 11 бала белән очрашты һәм аларга кылган батырлыклары өчен “Кайнар йөрәк” күкрәк билгесе, Диплом, Кырымда урнашкан балалар савыктыру лагерена путевка тапшырды.

Әйтергә кирәк, герой-балалар, явыз чир белән көрәшүгә карамастан, яшәргә, сәләтләрен үстерергә тырышкан кечкенә һәм балигъ булган дусларыбыз белән ел башыннан алып “Кызыл таң”да таныштырып килдек. Аларның изге гамәлләре, курку белмәс йөрәкләренә сокландык, авыру балаларның тормышка битараф булмый, киләчәккә өметләнеп, яшәү чаткысы кабызуларын үз йөрәкләребез аша кичердек. Шунысы куанычлы, балаларның тәвәккәллеге, күркәм сәләтләре хөкүмәтебез игътибарыннан читтә калмый. Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов: “Сезнең белән шәхсән танышырга җыелдык, кыюлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Авыр чакта югалып калмыйча, ярдәм күрсәткәнегез өчен, ныклы характерлы бул­ганыгызга афәрин!” – диде.

Ахыры ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»