29.07.2014 - Яңалыклар

Изге эш-гамәлләр генә юлдаш булсын!

Кичә бөтен мөселман дөньясы изге Рамазан ае тәмамлануны һәм Ураза бәйрәмен билгеләде. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин Уфаның “Лалә-Тюльпан” мәчетенә җыелучыларга вәгазь сөйләде, аларга ил һәм республика җитәкчеләренең котлавын укып ишеттерде. Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов котлавында, атап әйткәндә, болай диелә:


“Хөрмәтле Башкортстан Республикасы мөсел­маннары!
Сезне чын күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!
Бу бәйрәм кешенең рухи үсешен, камилләшүен, шәфкатьлелеккә һәм диндарлыкка омтылуын гәүдәләндерә. Ураза бәйрәме игелекләр эшләргә, бүләкләр бирергә һәм кунаклар кабул итәргә, бер-берсенең хаталарын гафу итәргә, мохтаҗ булганнарга ярдәм күрсәтергә чакыра. Бу кыйммәтләр кешеләр арасында үзара аңлашу, җәмгыятьтә бердәмлек, татулык ныгуга этәрә.
Бүгенге көндә мөселман руханилары конфессияара хезмәттәшлекне үстерүгә, башка халыклар мәдәниятен ихтирам итүне яшьләрдә тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Республикада мәчетләр төзү актив дәвам итә, Ислам мәгарифе үсә, әйдәп баручы яшьләр белән эш оеш­тырылды, хаҗга баруны оештыруда ярдәм күрсәтелә.
Шушы изге көннәрдә барлык мөселманнарга бәйрәм кәефе, сәламәтлек, иминлек, шатлык, барлык яхшы эшләрендә уңышлар телим!”


Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»