24.07.2014 - Яңалыклар

“Заря”лылар таңнан алып эштә

Быелгы җәй, әйтерсең, иркә кыз. Әле генә яңгырсыз коры көннәре белән сусата, ә инде җиң сызганып, уңыш җыюга керешергә вакыт җиткәч, күк капусын болытларга урап, тук башакларны чылата.


Шулай да авыл эшчәннәре таби­гатьнең мондый көйсез­ләнүеннән куркып-каушап калудан ерак. Әйтик, Стәрлебаш районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары берничә көн инде армый-талмый уҗым арышы уңышын җыю белән шөгыль­ләнә. Бу культура 13 мең 600 гектардан артык мәйданга чәчелгән. “Заря”, “Нур”, “Прав­да”, “Күндрәк-Агро”, “Искәндә­ров И. Х.” кебек хуҗалыкларда ашлык суктыру эше бигрәк тә актив бара, шул ук вакытта, район хуҗа­лык­ларында мал азыгы хәзерләү дә тукталып тормый. Сигез хуҗалык сенаж сала. Иң зур уңыш әлегә “Урожай” белән “Урал” җәмгыятьләрендә.

Аерым алганда, “Заря” хуҗалыгында уңыш җыю бер атна тирәсе дәвам итә. Хуҗалык җитәкчесе Гафур Корбан­галиев күзләрен күктән алмый.
— Ел авыр килүгә карамастан, эш гадәттәгечә бара, — ди ул. — Печән хәзерләү тәмам­ланды. Аны җитәрлек тупладык. Әйтергә кирәк, корылык үз өлешен кертте. Шуңа күрә уңыш көткәннән азрак булачак. Бик тырышып чәчтек, технологияләрдән читкә тайпылмадык.
Хуҗалыкның төп юнәлеше — үсемлекчелек. “Заря” элекке “Салават” колхозы нигезендә булдырылган. Бераз авырлык шул хуҗалыкның бурычлары белән бәйле. Әмма хәлне уңай якка үзгәрткәннәр инде. Уртача 5 мең 300 гектар сөренте җирләре бар. Эш тиешенчә оештырылган.
Күп районнарга яу булып ябырылган саранча Стәрлебаш җирен дә урап үтмәгән. Биредә фаҗигане алдан кисәтеп куйганнар, вакытында чарасын күреп, профилактик агулау башкарылган. Басу эшләренә яшь агроном Линир Халитов җитәкчелек итә. Федоровка районы егете бу төбәкне үз иткән, хуҗалыкны үстерүне, матурлауны максат итеп куйган.
Хуҗалык уңышы — уң­ганнар командасының фида­карь хезмәт нәтиҗәсе. Хуҗалык җитәкчесе комбайнчылар Марат Насыйров, Юнир Галиев, Рөстәм Мөхәммәт­җанов, Габдулла Хөббетдинов, арышны чапкыч белән тезмәгә салучылар Айнур Габдуллин, Нургаян Габитов, Зинфир Шәрәфетдинов һәм башка­ларның эшен югары бәяли. Әлбәттә, мондый басу батыр­лары эшкә җигелсә, теләсә нинди авырлыклар да артта кала.


Айгөл Юлъякшина.
Стәрлебаш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»