08.07.2014 - Яңалыклар

“Русия-2014” экспедициясе шимбә көнне килеп җитә

“Русия-2014” гомумрусия халык фронты экспедициясе Уфага якынлаша һәм 12 июльдә килеп җитәчәк. Акция 12 июньдә Владивостокта башланды. Автоузышта катнашучылар 59 көн дәвамында 39 субъектта, 8 федераль округта, 47 шәһәрдә булырга тиеш. Алар көнчыгыштан көнбатышка 15 мең чакрым тирәсе юл уза. Сәяхәт Гангут сугышында җиңү юбилеенда, 9 августта Севастопольдә тәмамланачак.

Бу юлны фронт активистлары, журналистлар һәм блогерлар үзебездә җитештерелгән биш ВАЗ, УАЗ “Соллерс”, георадар җайланмасы булган “Росатом” машинасында һәм ике мотоциклда үтә.

Экспедиция 15 ел дәвамында илдәге үзгәрешләрне: шәһәрләр, күперләр, юллар төзелүен, кешеләрнең яшәү дәрәҗәсе үсүен күзәтер өчен уйланылган.

Уфада экспедиция әгъзалары ШОС һәм БРИКС саммитларын оештыручылар белән очраша. Алар халыкара форумнарга әзерлек барышын бәяләячәк. Арытаба катнашучылар урындагы шеф-повар белән бергә милли ашлар пешереп, аш-суга осталыгын күрсәтәчәк.

Экспедиция шәһәр җәмәгатьчелеге вәкилләре, подрядчиклар белән Уфа юлларын тикшерәчәк.

Программа ахырында Уфа епархиясенең миссионерлык бүлеге әгъзасы Артемий атакай белән очрашу көтелә. Ел саен ул яшүсмерләр өчен Башкортстан елгалары буйлап сәяхәт оештыра.

“Русия-2014” экспедициясендә катнашучылар күргән Уфаның истәлекле урыннары турында махсус репортаж төшереләчәк.

Галия Нәбиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»