08.07.2014 - Яңалыклар

Мәскәүдән - зур бүләкләр белән

Мәскәүдә Русия Журналистлар берлегенең Федератив Советы утырышы узды. Анда танылган башкорт язучысы һәм журналисты Марсель Сәлимов катнашты. Утырышны ачып,  Русия Журналистлар берлеге рәисе Всеволод Богданов журналистларның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклауда аларның бердәмлегенең әһәмиятен ассызыклады.  Кырымда Русия Журналистлар берлегенең төбәк бүлекчәләрен  булдыру,  Украинада Русия журналистларын яклау хакындагы мәсьәләләр каралды.

Журналистларның Үзәк йортында билгеле журналист һәм космонавт, Русия Герое, Журналистлар берлеге сәркатибе Юрий Батуринны 65 яше тулу уңаеннан хөрмәтләү булды.  Ул Михаил Федотов белән берлектә илдә беренчеләрдән булып Матбугат турында закон язды, яңа Русия өчен Конституция булдыруда  катнашты, ике тапкыр галәмгә очты. Күптәнге дустын 65 яше белән котлап, Марсель Сәлимов аңа үзенең яңа китабын бүләк итте.

Русия Язучылар бер­легенең Мәскәү шәһәр оешмасында Варна шәһәрендә узган “Славян кочагы” VIII халыкара шигърият фестива­лендә катнашучыларны бүләкләү оештырылды. Марсель Сәлимов Русия-Болгария әдәби бәйләнешләрен үстерүгә керткән өлеше өчен дипломга лаек булды. Мәскәү шәһәр оешмасы Президиумы рәисе, Русия Язучылар берлеге идарәсе рәистәше Владимир Бояринов аңа халыкара фестиваль Кубогын тапшырды.

Михаил Лермонтовның 200 еллыгы Русиядә генә түгел, Болгариядә һәм башка славян илләрендә дә киң билгеләнә. Марсель Сәлимовның бөек урыс язучысы турындагы шигыре һәм яңа сатирик әсәрләре “Академия поэзии-2014” альманахында, Русия Язучылар берлеге Мәскәү бүлегенең  2013 елгы “Зур китабы”нда, үзәк һәм чит ил матбугатында басылып чыкты. Башкорт сатиригының иҗаты лаеклы бәяләнде — ул М. Ю. Лермонтов медале белән бүләкләнде.

Мәскәүдә Марсель Сәли­мов Русиянең атказанган рәссамы Владимир Гала­тенконың иҗади хезмәткәрләр клубы утырышында да катнашты. Иҗади хезмәткәрләр  халыкара ассоциациясе Президенты, профессор Виктор Никеров Марсель Сәлимовның иҗади һәм иҗтимагый эш­чән­леген югары бәяләде һәм аңа ассоциация идарәсе әгъзасы таныклыгын тапшырды.

Алик Шакиров,

Башкортстанның һәм Русиянең Журналистлар берлеге әгъзасы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»