03.07.2014 - Яңалыклар

Президентлыкка – җиде, депутатлыкка ике кандидат

1 июльдә республика Үзәк сайлау комиссиясе Башкортстан Президенты вазыйфасына дәгъва итүче Юнир Котлыгуҗинның документларын кабул итте. Документларны 9 июльгә кадәр тапшырырга була, дип хәбәр итә комиссия.

Башкортстан Президенты вазыйфасына кандидатлар тапшырган документларны кабул итү һәм тикшерү буенча эшче төркем Русия Федерациясенең коммунистлар партиясенең республика бүлекчәсе секретаре  Юнир Котлыгуҗинга тиешле документлар кабул ителүе һәм сайлау фонды булдыру өчен махсус исәп ачарга рөхсәт бирелүе турында хәбәр итте.

Кичә Үзәк сайлау комиссиясе шулай ук “Русия коммунистлары” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсеннән республика Президенты вазыйфасына күрсәтелгән кандидат Расих Хәмитовның документларын кабул итте. Шулай итеп, югары вазыйфага дәгъва итүчеләр саны җидегә җитте.

Г. Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең табиб-хирургы, “Бердәм Русия” сәяси партиясе әгъзасы Рим Каланов 43нче Краснохолм сайлау округы буенча Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлыгына кандидат итеп күрсәтелү турында документлар тапшырды. Кандидат үзен үзе күрсәткән.

Мәгълүм булуынча, Русия коммунистлар партиясе республика парламенты депутаты мандатына электр механигы Винер Шәмсетдиновның кандидатурасын күрсәткән иде.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»