01.07.2014 - Яңалыклар

Торак төзүдә - беренче

Узган елда Башкортстанда барлык финанслау чыганаклары исәбенә 2485,3 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу, 2012 ел белән чагыштырганда — 107 процент. План — 2470 мең квадрат метр (100,6 процент). Мең кешегә исәпләгәндә, гомум мәйданы 611 квадрат метр булган торак йортлар гамәлгә кертелде. Узган елда  Башкортстан торак тапшыру буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора.

Стәрлетамак (167 процент) һәм Гафури (127,1) районнарында төзелеш аеруча актив алып барылган. Шәһәрләрдә 1132,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Аның күләме Стәрлетамакта — 19,5, Нефтекамада — 15,3, Уфада 6 процентка арткан.

Торакның төп күләме шәхси төзелешкә туры килә. Узган елда гомум мәйданы 1648,3 мең квадрат метр тәшкил иткән 14,8 мең йортны алар төзегән. Бу республикада сафка кертелгән торакның 66,3 проценты.

Соңгы 19 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, үткән елда республика предприятиеләре һәм оешмалары торак төзүдә иң яхшы нәтиҗә күрсәткән. Узган елда төзелгән торак  күләме, 2012 елга караганда 18,1 процентка арткан һәм  837 мең квадрат метр тәшкил итте. Республикада бер кешегә 23,1 квадрат метр торак туры килә.

ГлавАренда - снять квартиру в Уфе.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»