01.07.2014 - Яңалыклар

Форум тәмамланды

Самара өлкәсендә үткән “iВолга” икенче яшьләр форумының халыкара сменасын ябу тантанасы үтте. Чарада Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Дәүләт думасы депутаты, Олимпия чемпионы Светлана Журова, Иҗтимагый палата әгъзасы Сергей Марков, Советлар Союзы Герое Владимир Чудайкин катнашты. Алар форумда катнашкан ике меңнән артык кешене сәламләде һәм инновацион проектлар тәкъдим иткән җиңүчеләрне әйтеп үтте.

Конкурска барлыгы 1622 проект тапшырылган иде. Алты көн дәвамында яшьләр инновацион идеяләренең хуплауга лаек булуын исбатлады. Федераль этапка 326 проект чыкты. Нәтиҗәдә, 40 җиңүче аларны гамәлгә ашыру өчен 150-300 мең сумлык грантлар алды.

Башкортстан студентлары Уфада узачак ШОС һәм БРИКС саммитларына волонтерлар әзерләү программасын тәкъдим итте. Бу эш жюри әгъзаларын, Русиядә эре чаралар оештыру комитетлары рәисләрен кызыксындырды.

Форумда Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән, Кытай Халык Республикасының биш провинциясеннән һәм бер шәһәреннән яшьләр катнашты.

Екатерина Соколова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»