26.06.2014 - Яңалыклар

“Русия аллеясе” акциясенә әзерлек бара

Башкортстан Хөкүмәте республикада “Русия аллеясе” Бөтенрусия патриотик акциясе чаралары үткәрүнең эшче төркеме составын раслады. Тиешле указ рәсми хокукый мәгълүмат Интернет-порталында урнаштырылган.

Эшче төркемнең рәисе итеп Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Эрнст Исаев тәгаенләнде. Аның составына  Урман хуҗалыгы, Табигатьтән файдалану һәм экология, Авыл хуҗалыгы, Мәдәният министрлыклары, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Фәннәр академиясе җитәкчеләре, моннан тыш, “Бөтенрусия табигать саклау җәмгыяте” оешмасының Башкортстандагы бүлеге рәисе һәм Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәгенең Ботаника бакча-институты директоры керде.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»