24.06.2014 - Яңалыклар

Лифтлар тикшерелә

“Уфалифт” җәмгыяте, илдә ешайган фаҗигале хәлләргә бәйле, оешма хезмәтләндергән барлык лифтлар (2750 данә) бер-бер артлы  ышанычлылыгын тикшерү өчен туктатылачагы турында халыкка хәбәр итә. Завод брагы булганлыктан, соңгы вакытта яңа лифтлар да сафтан чыгу белән бәйле бу.

Кайбер киңкүләм мәгълүмат чараларының лифтта коляска кысылып калу очрагында Уфа шәһәре торак-коммуналь хуҗалык комплексы яки лифтларны хезмәтләндерүче оешма вәкилләре гаепле дигән хәбәрләрен “Уфалифт” җәмгыяте катгый кире кага. Бу серия лифт лебедкаларын, завод брагы булу сәбәпле, җитештерүче завод алыштыра. “Уфалифт” җәмгыяте, тармак предприятиеләре арасында түләмәүләр булуга  карамастан, үз эшен төгәл һәм вакытында башкара. Мәсәлән, банкротлык чигендә булган Ленин районы торак хуҗалыгы 10 ай дәвамында лифтчылар хезмәтенә түләми. Бү хәл гражданнар хәвефсезлегенә кире йогынты ясарга мөмкин. 

Янә бер тапкыр шуны исегезгә төшерәбез: лифт белән куллан­ганда кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»