21.06.2014 - Яңалыклар

Уфада - Мәскәү патриархиясе делегациясе

Урыс православие чиркәвенең нәшрият Советы рәисе, Калуга һәм Боровский митрополиты Климент җитәкчелегендәге Мәскәү патриархиясе делегациясе Уфада үткән “Табын” ярминкәсенә килде.

Климент башкарган тантаналы гыйбадәттә Башкортстан Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Альберт Мифтахов, Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Совет рәисе Вячеслав Пятков һәм Башкортстан митрополияләре архиерейлары катнашты.   

Гыйбадәт кылганнан соң, Климент Сергей Радонежскийның 700 еллыгына багышланган конференцияне ачты.

— Башкортстан — күпмилләтле, күпконфессияле республика, — дип билгеләде ул. — Аралашып, матур яшибез. “Табын” ярминкәсе дә моны дәлилли, чөнки бирегә православие динендәгеләр генә түгел, башкалар да килә.

Зоя Солошина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»