21.06.2014 - Яңалыклар

Сибай һәм Белорет иң яхшылар исәбендә

Сибай шәһәре һәм Белорет районы “Русиянең иҗтимагый финанслар белән идарә итү өлкәсендәге иң яхшы муниципаль берәмлек” VII Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләр исәбенә керде. Чараны Федерация Советы ярдәмендә Русия Финансчылар берлеге белән  “Бюджет” журналы үткәрде.

Сибай шәһәре “Бюджет керемнәре һәм муниципаль милеккә идарә итүдә югары сыйфат өчен” номинациясендә дипломга лаек булды. Белорет районы башка биш муниципаль берәмлек белән беррәттән “Бюджетны планлаштыру һәм аны үтәүдә югары сыйфат өчен” дипломы белән бүләкләнде.

Белорет районы хакимияте башлыгы урынбасары, финанс идарәсе начальнигы Әминә Зыятдинова һәм Сибай шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары, финанс идарәсе начальнигы Виктория Трофимова почет грамоталарына лаек булдылар.

Конкурста Русиянең 62 төбәгеннән 200дән артык муниципалитет катнашты.

Эльвира Латыйпова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»