21.06.2014 - Яңалыклар

Циркны капиталь ремонт көтә

19 июньдә Республика йортында Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов “Росгосцирк” компаниясенең генеральный директоры Вадим Гаглоев белән очрашты. Анда Уфа дәүләт циркына капиталь ремонт үткәрү мәсьәләләре тикшерелде.

— Безнең циркка кеше күп йөри, аны бергәләп тәртипкә китерербез дип уйлыйм, — диде Рөстәм Хәмитов.— Мин “бергәләп” дигән сүзне аңлы рәвештә әйтәм, чөнки сезнең үзегезгә генә — “Росгосцирк”ка — моны эшләве авыр булачак, безнең үзебезгә генә шулай ук авыр. Анда 30-40 ел дәвамында җитди ремонт үткәрелмәгән. Без бу эштә катнашырга әзер.

Вадим Гаглоев белдерүенчә, аның Уфага килүенең төп сәбәбе — цирк белән танышу.

— Мин бу вазыйфада дүртенче ай гына эшлим, барлык циркларны да карап йөрим, аларның торышы белән танышам, артистлар белән очрашам. Тагын бер максатым — циркка капиталь ремонт үткәрү планын булдыру. Мәгълүм булуынча, цирклар 70-80нче елларда төзелгән. Шул вакыттан алып аларда капиталь ремонт үткәрелмәгән. Уфа циркы 1968 елда төзелгән. Аңа тиздән 50 ел тулачак. Ул капиталь ремонт таләп итә.

Очрашудан соң Вадим Гаглоев журналистлар белән әңгәмәләште. Анда ул Уфа циркы мәйданын файдалану мөмкинлекләре тикшерелүе турында да әйтте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»