19.06.2014 - Яңалыклар

“iВолга-2014” форумы старт алды

Идел буе федераль округында үтүче “iВолга-2014” яшьләр форумында Башкортстаннан 100дән артык кеше катнаша. Республиканың яшь галимнәре анда үзләренең уникаль проектларын күрсәтәчәк, аларның иң яхшы дип табылганнары грант отачак.

18-22 июньдә Самара өлкәсендә узучы форумда  2000 проект тәкъдим ителәчәк. Инновацион проектлар җыены быелдан халыкара статусын яулады, чөнки Кытайдан да 150 студент катнаша.

Узган елда жюри 40 җиңүчене сайлап алган иде. Аларга 100дән 300 мең сумга кадәр грант тапшырылды. Гомум фонд 8 миллион сумнан артык иде. Былтыр Башкортстаннан 6 кеше җиңүчеләр исемлегенә керде.

Екатерина Соколова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»