31.05.2014 - Яңалыклар

“Юл кагыйдәләрен бозма!”

Конкурс ЮХХДИ һәм Мәгариф министрлыгы ярдәме белән 41нче тапкыр узды. Анда республиканың бөтен шәһәрләреннән яшь инспекторлар җыелды, алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча көч сынашты.

— Республикада бу матур конкурс күптән уздырыла, — диде “Хәвефсез тәгәрмәч” конкурсын ябу тантанасында мәгариф министры Әлфис Гаязов. — Слетта балалар күрсәткән белемнәр безне куандыра. Алда – озын җәйге каникуллар. Юл кагыйдәләрен тагын бер тапкыр кабатлауның нәтиҗәләре матур булуына ышанасы килә.

Балалар, 4 көн лагерьда яшәп, көч сынашты. Шунысы шатлыклы – алар үзләренә күрше районнардан дуслар тапты. Интернет, телефон аша аралашып, республика олимпиадаларында күрешергә бер-берсенә сүз бирделәр.

— Конкурсның төп девизы — “Юл кагыйдәләрен бозма!” Бәйгедән кайткач, сыйныфташларыгызга, дусларыгызга да сөйләгез, юлны ничек дөрес чыгарга, велосипедчы өчен нинди кагыйдәләр барлыгын алар да белсен, — дип балаларга мөрәҗәгать итте Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Динар Гыйльметдинов. — Каникуллар башлануы белән ихлас күңелдән тәбриклим. Тәртипле булыгыз! Сезнең ярдәмегез белән быелгы җәйге ялларда юл-транспорт фаҗигаләрен киметергә мөмкин булыр дип ышанам.

Республика слетында бәйге алты номинациядә барды: иҗади конкурс, тормыш хәвефсезлеге нигезләре, автошәһәрчек, велосипедны фигуралы йөртү, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм юл кагыйдәләре белемен тикшерү. “Иң яхшы команда” дип Салават шәһәреннән килгән яшь инспекторлар танылды. Икенче урында — Балтач районы белән Стәрлетамак, ә өченче урынны Уфа белән Дуван районнары бүлеште. Быел гран-прига Уфа шәһәренең Октябрь районы лаек булды. Тиздән бу команда Бөтенрусия ярышларына юл тотачак.

Балаларны ярышлардан тыш та сөендерергә булдылар: слет узган дүрт көндә кемнең туган көне булган – аларга бүләк бирелде. Өстәвенә, ЮХХДИ хезмәткәрләре һәр отрядка велосипед тапшырды.

Зоя Солошина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»