29.05.2014 - Яңалыклар

Бүген “Зур химия” форумы ачыла

29-30 майда Башкортстан башкаласы IV Халыкара “Зур химия” форумында катнашучыларны кабул итә. Ул Конгресс-холл комплексында үтәчәк. Форумда белгечләр нефть һәм газ химиясе тармагын үстерү мәсьәләләрен тикшерәчәк.

Пленар утырыш Русия нефть һәм газ тармагы продукцияләренең эчке базарына багышланачак. Үзәк секция эшенең темасы — нефть һәм газ химиясе комплексы үсешенең инфраструктур үзәкләре, ә стратегик секциядә сүз тармакта энергияне һәм ресурсларны сакчыл тотынуга ярдәм итүче технологияләрне файдалану турында барачак.

Форум чикләрендә Башкортстан Президенты Хакимияте белән “Берләштерелгән нефть химиясе компаниясе” җәмгыяте арасында, шулай ук, тармак кластерлары катнашучыларының берлектәге эшчәнлеге турында килешүләргә кул кую планлаштырыла.

Мәгълүм булуынча, форум Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның рәсми ярдәме белән үткәрелә. Аны оештыручылар — Башкортстан Хөкүмәте, Сәнәгать һәм инновацион сәясәт, Икътисади үсеш министрлыклары, Фәннәр академиясе һәм республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы.

Форумда ел саен 600дән артык кеше катнаша: алар — Русия, якын һәм ерак чит илләрдән эре компанияләр вәкилләре, төбәк җитәкчеләре, галимнәр һәм тармак белгечләре.

Илья Спиридонов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»