28.05.2014 - Яңалыклар

Гасырлар буе дәвам иткән бердәмлек

“Нур” татар дәүләт театрында “Русия татар морзала-рының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенгесе” дип аталган фәнни-гамәли конференция үтте.

— Соңгы вакытта ата-бабаларыбыз тормышына игътибар бермә-бер артты. Моны авылларда шәҗәрә бәйрәмнәре яисә башка чаралар үткәрү белән генә түгел, чит илләрдә тикшеренүләр оештыру кебек күләмле эшләр белән дә билгеләргә була. Узган елда да бу өлкәдә байтак эш башкарылды. Русия халыкларының бердәм, тату булып яшәве элек-электән зур әһәмияткә ия булган. Бу сыйфатлар буыннан-буынга күчеп килгән. Киләчәктә дә шушы традицияне дәвам итик, — диде Башкортстан Татар морзалары оешмасы җитәкчесе Ирек Даукаев.

Татар морзаларының Русия тарихына керткән өлеше зур. Чарада катнашучылар берничә гасыр элек яшәгән ата-бабаларының эшчәнлеге турында бик күп мәгълүмат җыйган. Мәскәүдән килгән Русия Татар морзалары оешмасы вәкиле Ринат Кудашев Алтын Урдага чаклы  ата-бабаларының ничек яшәвен ачыклый алуы турында сөйләде. Еникеев, Акчурин, Терегулов, Дашкин нәселләре турында да эчтәлекле чыгышлар яңгырады.

Чарада катнашучылар үзләренең тамырлары белән горурлануын һәм киләчәктә дә эзләнүләрен дәвам итәчәген белдерде.

Гөлия Гәрәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»