24.05.2014 - Яңалыклар

БДИга әзерлек тикшерелде

22 майда Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев мәгариф системасының Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлеге мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Анда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов  катнашты.

Агымдагы елда илдә 750 мең кеше Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак. Кагыйдә бозуга юл куймас өчен быел БДИны оештыру схемасына үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, имтиханнарны үткәрү пунктлары һәм мәгълүматларны эшкәртү буенча төбәк үзәкләре видеокүзәтү чаралары белән җиһазландырылачак, БДИ барышына контрольлек итү өчен якынча 6 мең күзәтүче аккредитация үтте, БДИ тапшыручыларга аудиториягә кесә телефоны һәм башка элемтә чаралары алып керү тыела.

Дмитрий Медведев сүзләренә караганда, бүген белемнәрне тикшерү өчен БДИ системасы үтәкүренмәле.

— Әмма Бердәм дәүләт имтиханы системасында барысы да яхшы түгел. Беренчедән, аңа күнексәк тә, бездә ул күптән түгел генә кертелде. Икенчедән, тест үткәрү системасы үзгәреп торырга тиеш, — диде Русия Хөкүмәте Рәисе.

Узган елда илдә Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү тәртибен бозуның  меңнән артык очрагы теркәлде. Алар, нигездә, контроль-үлчәү материаллары салынган пакетларны алдан ачу һәм укучыларның кесә телефоныннан файдалануына бәйле.

Киңәшмәдә, шулай ук, Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов һәм ил субъектлары башлыклары катнашты.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»