24.04.2014 - Яңалыклар

Авыл җитештерүчеләрен... партия якларга әзерләнә

Башкортстанда аграр җитеш­терү мөмкинлеге төрле табигый-климатик төбәкләр үзенчәлеге белән бәйле. Дала зонасы һәм таулы районнарның һәркайсында авыл хуҗалыгы урындагы тради­цион шөгыльләргә нигезләнгән. Еш алышынып торган көйсез һава шартлары җитеш­терүчеләргә югалтулар алып килә. Шул ук вакытта, чикләнгән базар мөмкинлекләре урыннардагы резервларны тулырак файдалану мөмкинлеген бирми. Аграр тармактагы барлык кате­гориядәге хуҗалыклар да дәүләт ярдәмен бертигез алалмый һәм, әйтергә кирәк, аларның үсе­шен нәкъ финанслауның җитәрлек булмавы тоткарлый. Проблемаларны хәл итү юллары нәрсәдә? Күптән түгел “Бердәм Русия” партиясенең әлеге мәсьәлә буенча әзерләгән “Уңайлы хокукый мохит” проекты “түгәрәк өстәл”дә каралды.

“Бердәм Русия” партиясе тәкъдим иткән проектның асылы бик гади. Алар аграр тармакта күтәрелгән проблеманы хәл итүдә контрактация килешүе мөһим роль уйный дигән фикердә.
Контрактация килешүе авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүченең (сатучы) үз продукциясен хәзерләүчегә (контрактантка) тапшыруы, һәм соңгысының, бу продукцияне кабул итеп, бәясен түләргә йөкләмә алуын аңлата. Гади, аңлаешлы килешү. Иң мөһиме — авыл җитештерүчесе нинди продукция кирәклеген һәм аны кемгә тапшырырга тиешлеген алдан беләчәк. Әмма моның өчен авыл җитештерүчесе нинди хокукларга ия, бурычлары ниндирәк? Контрактант ролен кем башкара? “Түгәрәк өстәл” артындагы сөйләшүдә бу фикер башыннан ахырына кадәр дәвам итте.
Бәхәсләр кызу барды. Әлеге чарада катнашучы Авыл хуҗалыгы министр­лыгы вәкиле Илфат Уразбахтинның фикере башта ук яңа бәхәсләргә юл ачты.
— Әлеге килешүне тормышка ашыру техник яктан авыр булачак, чөнки бәяләр ел дәвамында үзгәреп тора. Җитештерүче алдагы берничә айда хаклар тотрыклылыгына ышанмыйча сатыласы продукциясен ни рәвешле тәкъдим итә алсын, — диде ул.— Монда кем отыла: сатучымы, әллә сатып алучымы? Җитештерүнең һәр юнәлеше табыш алу максаты белән эшли. Әгәр контрактант ролен дәүләт үз кулына алса, бу аграр җитештерүче өчен иң ышанычлы юл булачак. Әлбәттә, бу ашлык интервенциясенә кагылмый.
Ашлык интервенциясе мисалы очраклы гына телгә алынмады. Хә­терегездә булса, узган елда федераль хөкүмәт аграрийлардан 1,8 миллион тонна ашлык сатып алырга вәгъдә иткән иде. Чынлыкта, интервенцион фондка тапшырылганы 400 мең тоннадан артмады. Сәбәбе — дәүләт ашлыкка хакларны базар бәясеннән дә түбән куйган иде. Әйткәндәй, Башкортстаннан әлеге чарада бер генә хуҗалык та катнашмады.
Ихтимал, контрактация килешүе турында сүз алып барганда авыл хуҗалыгы продукцияләренә бәяләрнең тотрыклылыгы мөһим шартларның берсе булырга тиештер. Мисал өчен сөтне алыйк. Башкортстанда аның ел дәвамында кабул ителгән уртача бәясе юк. Хәтта югарыда телгә алынган шартларда килешү төзелгән хәлдә дә аңа монополиягә каршы хезмәт аяк чалган. Бәяләр үзгәрүне әлегә дәүләт көйли алмый. Икенчедән, соңгы елларда сыйфат мәсьәләләре буенча дәүләтнең контрольлек итү, тикшерү, чара күрү хокуклары шактый чикләнде. Әйтик, җитештерүче предприятие капкасы аша контрольчеләр өч елга бер тапкыр гына үтә ала.
Контрактация килешүләрен, шулай ук, шикәр чөгендере эшкәртүче предприятиеләр, элеваторлар белән дә төзү проблемалы. Дөресрәге, шәхси кулларга күчеп беткән эре бизнес эшчәнлегенә Авыл хуҗалыгы министрлыгы “кысыла” алмый.
Контрактацияне планлы хәзерләүгә дә тиңләп була торгандыр, бәлки. Монысы урыннарда җитештерелгәнне эре саклагыч пунктларга тупларга мөмкин­лек бирә. Ләкин, әгәр сүз районнардагы куәтле базалар турында бара икән, бу юлы да хәл шәп түгел. Аларның күбесе җимерелеп баратүгел. Аларның күбесе җимерелеп бара яки башка максатларда файдаланыла.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»