23.04.2014 - Яңалыклар

Иң алдынгы казанышлар – бер мәйданда

Кичә Уфада XXII халыкара “Газ. Нефть. Технологияләр” күргәзмәсе эш башлады.
Халыкара дәрәҗәдәге чара тантаналы шартларда ачылды. Анда Русиянең Энергетика министрлыгының Департамент җитәкчесе урынбасары Александр Чуднов, республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов, сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Алексей Карпухин, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов, Башкортстанның күргәзмәләр компаниясе җитәкчесе Альбина Килдегулова һәм башкалар катнашты.

— Күргәзмә ил язмышы өчен мөһим чорда ачылды. Мәгълүм булуынча, кайбер илләр Русиягә икътисади санкцияләр белән яный. Бу, аеруча нефть һәм газ тармагына кагыла. Киләчәктә безгә бу юнәлештә, башлыча, үз көчебезгә таянырга туры килүе ихтимал. Хәлләрнең мондый борылышы — һәммәбез өчен дә зур сынау. Көчләрне, мөмкинлекләрне бер йодрыкка тупласак, бәйләнешләрне ныгытсак, санкцияләр ил икътисады өчен хәвефле булмаячак. Хезмәттәшлек итү өчен яңа юнәлешләр дә күп. Бу мәсьәләгә аерым игътибар бүлү мөһим, — диде тантанада Дмитрий Шаронов.
Александр Чуднов чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын, катнашу­чыларга уңайлы шартлар тудырылуын әйтеп үтте. Дәрәҗәле кунаклар чы­гышыннан соң күргәзмә ачылды.
Чарада ил төбәкләреннән 400 предприятие катнаша. Чит илләрдән уналты компания вәкилләре килгән. Нефть һәм газ тармагын үзебезнең пред­приятиеләр хезмәтлән­дерә алырмы? Шушы сорау белән чарада “ТНГ-Групп” компаниясе вәкиле Айрат Сәяховка мөрәҗәгать иттек.
— Нефть скважинасы да “авырый”, — диде ул. — Нәтиҗәдә, компанияләр зур югалтулар кичерә. “Дәвалау” өчен тиешле җиһазлар һәм белгечләр таләп ителә. Бу хезмәтне чит ил белгечләре дә күрсәтә ала. Безнең компания дә шушы юнәлеш буенча махсуслаша. Тулысынча үз көчебезгә таянабыз. Икътисади санкцияләрдән курыкмыйбыз, чөнки барлык җиһазларны үзебез җитештерәбез. Ил төбәкләренә ярдәм итәбез. Шулай ук, Гыйрак, Иран, Ливия һәм Мароккода да эшлибез.
Илнең газ һәм нефть тармагы компанияләре көчләрен барлап, кат­лаулы хәлдән күмәкләшеп чыгу юлларын эзли. “Газ. Нефть. Технологияләр” күргәзмәсе — бу максатка ирешү өчен уңайлы мәйдан.


Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»