18.03.2014 - Яңалыклар

Гимназия турында энциклопедия әзерләнә

“Башкортстан энциклопедиясе” фәнни-нәшрият комплексы белән берлектә Рәми Гарипов исемендәге 1нче республика гимназия-интернаты уку йортының 70 еллыгына багышланган энциклопедия әзерли. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында очрашу барышында гимназия директоры Әлфир Гайсин, “Башкортстан энциклопедиясе”нең генеральный директоры урынбасары Клара Әһлиуллина, комплексның махсус проектлар бүлеге начальнигы Гөлдәр Ишкинина, эшче төркем җитәкчесе һәм редактор Гөлнара Котлыгалләмова хәбәр иттеләр.

Уникаль энциклопедиядә гимназия тарихы, укучылар һәм укытучылар турында мәгълүмат тупланачак. Гимназиянең 60 еллыгына чыгарылган китап фотоальбомны хәтерләтсә, әлеге энциклопедиянең язма мәгълүматка бай булачагы күзаллана. Шунлыктан, тиз арада гимназиягә кагылышлы истәлекләр, кызыклы, тарихи фактлар җыярга кирәк.

Бүгенге көнгә бу учреждениене барлыгы 11 меңләп укучы тәмамлаган. Фәнни басма геройлары, нигездә, күренекле, ниндидер казанышларга ирешкән кешеләр булачак. Әмма энциклопедия төзүчеләр мөмкин булганча күбрәк укучы белән бәйләнешкә керүне максат итеп куйган. Аларның  исемнәре тарихта калачак, электрон картотекага кертеләчәк.

Электрон базаны булдыру өстендә эшләүче төркем бүгенгә барлыгы 800 кешенең генә анкетасын җыйган.

— Гимназияне соңгы елларда тәмамлаучыларны эзләп табу авырлык тудырмаса, беренче укучыларның тормыш юлларын ачыклау җиңел түгел, — ди Әлфир Чулпан улы.

Китап төзүчеләр гимназистларга, аларның туганнарына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Мәгълүмат туплау 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»