06.03.2014 - Яңалыклар

Игътибар, юл хәрәкәтендә үзгәреш!

5 марттан Луганск, Энтузиастлар һәм Урман техникумы урамнары киселешендә юл хәрәкәте схемасы үзгәрде. Бу хакта Уфа шәһәре хакимиятенең коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе хәбәр итә.

Эш көннәрендә 7-10 һәм 17-20 сәгатьләрдә Урман техникумы урамыннан Менделеев урамына таба хәрәкәт иткән автомо­бильләргә сулга, Энтузиастлар урамына борылу тыела.

Урман техникумы урамыннан Комсомол урамы юнәлешендә хәрәкәт иткән автомобильләргә сулга, Луганск урамына борылу тыела. Луганск урамыннан Урман техникумы урамына чыгучы автомобильләргә, шулай ук, сулга борылырга рөхсәт ителми, уңга борылу мөмкинлеге генә саклана. Луганск һәм Урман тех­никумы урамнары киселешендәге юл хәрәкәте схемасындагы үзгәрешләр атнаның барлык көннәрендә дә тәүлек әйләнәсенә актуаль булачак.

Бу үзгәрешләр әлеге урам киселешләрендә юл хәрәкәтенең хәвефсезлеген тәэмин итү һәм транспорт күп йөргән вакытта тыгынлык булдырмау өчен кертелә.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»