13.02.2014 - Яңалыклар

Ирек Ялалов - Уфа мэры

Ирек Ялалов Уфа шәһәре хакимияте башлыгы итеп сайланды. Бу турыдагы карар шәһәр Советының кичә үткән чираттагы 29нчы утырышында кабул ителде. Ирек Ялалов өчен утырышта катнашкан барлык 33 депутат тавыш бирде.

Ирек Ялаловтан тыш, Совет утырышында конкурста сайлап алу үткән Владимир Чернов белән Сәет Закиров кандидатуралары да каралды. 30 депутат Черновка каршы тавыш бирде, өчесе — битараф калган. 31 депутат Закировка каршы тавыш бирде, ике депутат бөтенләй тавыш бирмәде.

Сәет Закировның тавыш бирү алдыннан чыгышы кызыклы булды. Депутатларга мөрәҗәгать итеп, ул, аның фикеренчә, Ирек Ялаловның Башкортстан башкаласы мэры вазыйфасына иң яхшы кандидат булуын ассызыклады һәм нәкъ менә аның өчен тавыш бирергә чакырды.

Тавыш бирүдән соң шәһәрнең яңа башлыгы белән контракт төзү тантанасы үтте. Контрактка Ирек Ялалов белән Уфа шәһәр Советы рәисе Евгений Семивеличенко кул куйдылар. Утырышта Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев һәм Президент Хакимияте җитәкчесе Сергей Молчанов катнаштылар.

Шуны искәртеп үтәбез: шәһәр башлыгы вазыйфасына башта ун кеше дәгъва иткән иде. Дүрт кандидат документларны дөрес тапшырмау нәтиҗәсендә төшеп калды, тагын өчесе эксперт комиссиясе имтиханын үтә алмады. Ахыр чиктә хакимият башлыгы вазыйфасын биләүгә өч кандидатура расланды.

* * *

Ирек Ялаловка мондый ышаныч күрсәтелү очраклы түгел. Аның бу вазыйфада соңгы еллардагы эшчәнлегенең нәтиҗәсе халыкның күз алдында.

Шәһәрнең уңышлы үсешенең төп күрсәткечләренең берсе — халык саны арту. Узган елда халыкның табигый артымы — соңгы унбиш елда иң югары күрсәткеч. Моның төп сәбәбе — югары туым күрсәткече генә түгел, үлем очракларының кимүе дә.

Халык саны арту торак мәсьәләсен хәл итүне таләп итә. Соңгы елларда Уфада торак төзелеше тизлеге артты. Мәсәлән, узган елда шәһәрдә 817 мең квадрат метр торак сафка кертелде, шуның 467 мең квадрат метры индустриаль ысул белән төзелгән. Файдалануга тапшырылган социаль торак күләме 109 мең квадрат метр тәшкил итте. Соңгы 25 елда бу — иң яхшы күрсәткеч. Торак төзелешендәге югары күрсәткечләр халыкның торак белән тәэмин ителешен бер кешегә 22 квадрат метр дәрәҗәсенә җиткерү мөмкинлеге бирде. Новости Уфы.

Шәһәрнең эре һәм урта предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы — 31,4 мең сум.

2012 елга карата сәнәгать җитештерүе индексы 103,2 процент тәшкил итте.

Шәһәр предприятиеләренең табыш күләме 110 миллиард сумнан артты (2012 елдагы белән чагыштырганда, 45 процентка күбрәк). Бу — Русиядәге иң яхшы күрсәткеч.

Инвестицияләр күләме беренче тапкыр 100 миллиард сумнан артып китте һәм шәһәрдә яшәүче бер кешегә 100 мең сум тәшкил итте.

* * *

Шул ук көнне Нефтекама шәһәре башлыгын сайлау үтәргә тиеш иде, әмма ул үтмәде, чөнки кандидатларның берсе дә тиешле күләмдә тавыш җыялмаган. Шулай итеп, бу шәһәрдә сайлаулар кабаттан үтәчәк. Аның көнен депутатлар шәһәр Советының чираттагы утырышында билгеләячәк.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»