12.02.2014 - Яңалыклар

Ана капиталы программасы сакланачак

“Известия” гәзите хәбәр итүенчә, ана капиталы программасы 2016 елдан соң да гамәлдә калачак, әмма аның максатлары үзгәреш кичерәчәк. Ана капиталын пенсиянең тупланма өлешенә салу, шулай ук аны балаларны укытуга тотыну мөмкинлеге бетерелергә мөмкин. Шулай итеп, дәүләт ярдәмен бер генә юнәлештә — торак шартларын яхшырту өчен генә тотынырга мөмкин булуы ихтимал.

Русиядә белем бирү түләүсез саналганга, ана капиталын  бу максатка юнәлтү дөрес түгел, дигән фикер белдерелә. Тагын бер сәбәп — бу максатта ул сирәк файдаланыла.

Әлегә фикер алышулар дәвам итә. “Известия” гәзите мәгъ-лүматлары буенча, Русия Хөкүмәте ихтыяҗ күбрәк булган юнәлешләрне билгеләү өстендә эшли. Әлеге вакытта гаиләләрнең 97 проценты ана капиталын торак шартларын яхшырту өчен файдалана.

Башкортстанда ана (гаилә) капиталы турында закон гамәлгә кергәннән башлап дәүләт сертификатын алуга гариза белән 174510 кеше мөрәҗәгать иткән. Агымдагы елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, барлыгы 173568 дәүләт сертификаты тапшырылган. Ана капиталын, ипотеканы кертеп, кредит, займнар буенча процентларны яисә төп бурычны каплатуга, торак бинасы сатып алуга (төзүгә) — 72593 кеше, кредит алмыйча торак шартларын яхшыртуга — 30784 кеше, белем бирүгә юнәлтүгә — 2454 кеше, балалар бакчасына баланы йөртү өчен түләүгә 163 кеше гариза тапшырган. 78 хатын-кыз аны үзләренең хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә салырга гариза биргән.

Җәмгысы 33314,4 миллион сум күчерелгән, шул исәптән кредит һәм займнарны каплатуга — 24560,1 миллион сум, кредит алмыйча торак шартларын яхшыртуга — 8646,7 миллион сум, белем бирү өчен түләүгә — 101,4 миллион сум, пенсиянең тупланма өлешен булдыруга 6,2 миллион сум юнәлтелгән.

Галия Нәбиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»