29.01.2014 - Яңалыклар

Айгөл иң-иңнәр исәбендә

25 гыйнварда Кореяда студентлар арасында абруйлы гүзәллек конкурсының финалы үтте.

Анда Русия исеменнән “Мисс Башкортостан” агентлыгының әйдәүче моделе, “Русия студентлары миссы-2012” Бөтенрусия гүзәллек конкурсы финалисты, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының бишенче курс талибәсе Айгөл Вәлиева чыгыш ясады. Ике атналык әзерлек һәм конкурс этапларыннан соң, шимбә көнне Гранд-финал үтте. Нәкъ анда җиңүче исеме билгеләнде. Җир шарының барлык илләреннән 42 конкурсант арасыннан World Miss University титулын Мексика гүзәле яулады.

Әйткәндәй, Айгөл Вәлиева соңга кадәр җиңүгә дәгъва итүчеләр сафында булды. Тышкы кыяфәте, инглиз телен белүе, яхшы әзерләнгән иҗади номеры аңа ярдәм итте. Айгөл күп еллар дәвамында латин-америка биюләре белән шөгыльләнә һәм конкурс өчен дәртле бию әзерләгән, аны жюри югары бәяләде. Нәтиҗәдә, ул дөньяның иң сөйкемле ун  моделе исәбенә керде. Моннан тыш, модель интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча дүртенче урынга күтәрелде. Һичшиксез, көн саен Айгөл өчен үз тавышларын биргән студентларның өлеше дә монда зур роль уйнады.

Айгөл әйтүенчә, мондый конкурста катнашу — һәр кыз өчен  зур горурлык, чөнки ул бөтен ил исеменнән чыгыш ясый һәм аның өчен бөтен Русия тавыш бирә.

Без Айгөл белән горурланабыз һәм ирешелгән белән генә чикләнмәвен телибез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»