25.01.2014 - Яңалыклар

“Баймак энциклопедиясе” дөнья күрде

Узган елның декабрендә Баймак районы турында энциклопедия дөнья күрде. Баймак шәһәренең — 75 еллык һәм Баймак кою-механика заводының 100 еллык юбилейларына багышланган зур күләмле бу басманы “Башкортстан энциклопедиясе” гыйльми-нәшрият комплексы хезмәткәрләре әзерләде. Шулай ук районда оештырылган эшче төркем, туган якны өйрәнүчеләр, авыл хакимиятләре, китапханәләр, музейлар, архив, ЗАГС хезмәткәрләре, укытучылар, пенсионерлар да зур ярдәм күрсәтте.

“Баймак энциклопедиясе” — гыйльми-популяр басма һәм республикада иң зурлардан саналучы Баймак районының бай тарихын, уникаль табигатен, халык тормышын һәр яклап сурәтли. Китапта 2240тан артык мәкалә тупланган, алар 500ләп иллюстрация белән бизәлгән.

Район энциклопедияләре республикада әлегә санаулы гына. “Башкортстан энциклопедиясе” гыйльми-нәшрият комплексы тарафыннан 2000 елда Зилаер районы турында энциклопедия эшләнгән иде. Белорет, Учалы, Мәчетле районнары үзләренең энциклопедиясен чыгарды. Бүгенге көндә нәшрият яңа проектлар өстендә эшли.  Алдагы ике елда Әбҗәлил районы, Сибай шәһәре, Рәми Гарипов исемендәге Республика башкорт гимназия-интернаты турында энциклопедияләр дөнья күрәчәк.

Гөлдәр Ишкинина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»