22.01.2014 - Яңалыклар

“Кемнән көләсез? Үзегездән көләсез!”

Мәскәүнең “Русский писатель” нәшриятында сатирик, шагыйрь Марсель Сәлимовның “Заманы нинди — көлкесе шундый” дигән китабы дөнья күрде.

Русия һәм халыкара әдәби премияләр лауреаты, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мар. Сәлим белән ил укучысы күптән якыннан таныш. Ул — төрле телләрдә басылган утызлап китап авторы, 30 ел “Һәнәк” сатирик журналының баш мөхәррире булып эшләде. Шушы ук журналның урысча дубляжын оештырды.    

Аның хакында Сергей Михалков: “Марсель Сәлимовның сатирасы һәрвакыт иҗтимагый, аның геройлары халыкчан”, – ди. Күренекле урыс шагыйре, тәрҗемәче һәм тәнкыйтьче, Русия  Язучылар берлеге секретаре Николай Переяслов шагыйрьнең яңа китабы турында болай ди: “Мар. Сәлим — дөреслек, гаделлек яклаучы. Шигырьләрендә һәм мәсәлләрендә ул аерым кешеләрнең кимчелекләренә, аеруча, түрәләрнең кире якларына төртеп күрсәтә, алардан ачы көлә. Алай гына да түгел, шагыйрь шигъри игътибарын үзебез яшәгән дәвергә дә юнәлтә. Бу вакытка хас тупаслык, наданлык, куркаклык, дорфалык, оятсызлык, усаллык, комсызлык кебек сыйфатларны фаш итә”. Монда Н. В. Гогольнең әле дә актуаль сүзләре искә төшә: “Кемнән көләсез? Үзегездән көләсез!”

Билгеле ки, кешелек үзенең кимчелекләреннән көлке аша арына. Мар. Сәлим бу кагыйдәне үз иҗатында актив куллана. Аның шигырьләре, мәсәлләре көлкеле һәм үткен сүзле, аларны елмаймыйча укып булмый. Ләкин бу гади көлү түгел, ә көлү аша терелү, чистарыну.          

Марсель Сәлимовның шигърияте – безнең вакыт өчен сирәк булган тирән лирика һәм каты сатира катнашы. Бу шагыйрьнең каләме хакыйкать, гаделлек, кешелеклелек яклы.

Регина Риянова,

БДУ талибәсе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»