21.01.2014 - Яңалыклар

Владимир Путин Уфага зур өметләр баглый

Русия Президенты Владимир Путин XXII Кышкы Олимпия һәм  XI Паралимпия уеннарын әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашучы волонтерлар белән очрашты.

— Уфа аерым эре чараларны үткәрүгә дәгъва итә, бу юнәлештә без аңа, һичшиксез, булышлык итәчәкбез, — диде Русия Президенты Владимир Путин Уфада туып-үскән волонтер Евгениянең соравына җавап биреп.

Евгения Президенттан тагын кайсы шәһәрләрнең киләчәктә Олимпия уеннарын үткәрүгә дәгъва итә алуы белән кызыксынды. Ул Мәскәү яисә Санкт-Петербург, әллә үзәктән читтәге шәһәр булачакмы?

Владимир Путин белдерүенчә, Санкт-Петербург инде күптән үзендә эре халыкара ярышлар, шул исәптән Олимпия уеннарын үткәрү мәсьәләсен күтәрә.

— Күп нәрсә объектларның әзерлегенә, эре шәһәрләрдән тыш, Русия Федерациясенең башка төбәкләрен дә үстерү теләгенә бәйләнгән, шуңа без Сочины сайладык та инде, — диде ил башлыгы. — Бу очраклы түгел. Беренчедән, күп кенә кышкы спорт төрләренең абруен күтәрергә, Советлар Союзы таркалганнан соң юкка чыккан спорт мәйданнарын, тренировка базаларын тергезергә һәм курортны үстерергә  кирәк иде.

Владимир Путин ассызыклавынча, эре халыкара, сәяси һәм спорт чараларын үткәргәндә аларның географиясен киңәйтү максаты куелачак.

— Уфа, шулай ук,  эре чаралар үткәрү үзәге булыр дип ышанам, — диде Президент.

Галия Нәбиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»