17.12.2013 - Яңалыклар

Тау башында шарлавык

Башкала елгаларының яр буйлары — уфалы­лар­ның иң яраткан ял итү урыннары. Бигрәк тә җәй көне халык биредә су коенырга һәм кояшта кызынырга ярата. Хәзер инде кыш көне дә Уфа елга­сы­ның яр башында рәхәт­лә­неп суда йөзәргә мөмкин. Үткән шимбәдә биредә ачылган аквапаркта моның өчен барлык шартлар да тудырылганына без дә шаһит булдык. “Планета” сәүдә-күңел ачу үзәген һәм аквапаркны ачуда республика Президенты Рөстәм Хәмитов  та катнашты.

— Бүген Уфа һәм Башкортстан халкының күптәнге хыялы тормышка ашты, — диде Рөстәм Зәки улы. —  Аквапарк ачылуын республика халкы күптән көтте. Шуңа Уфаның мондый заманча корылмаларга ия шәһәрләр исемлегенә керүенә бик шатбыз. Хәзер Самара, Казан һәм Магнитогорск кебек ерак шәһәрләргә йөрүдән котылдык. Әлбәттә, болар безгә җиңелдән бирелмәде. Мондый комплексны төзү бик катлаулы. Бу җәһәттән проектчыларга, төзүчеләргә һәм дизайнерларга рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Аквапаркның гомум мәй­даны 5 мең 400 квадрат метр тәшкил итә. Анда керү белән син үзеңне динозаврлар яшәгән чорга эләккәндәй хис итәсең һәм көтелмәгән маҗаралар белән күзгә-күз очрашасың. Беренче бассейн эчендә өч катлы әйләнмә урнаштырылган. Аннан югарыдагы торба эченнән шуып төшеп, бассейнга чумасың, арытаба елгада йөзәсең, дулкынлы бассейнда исә үзеңне диңгездә кебек хис итәсең. Андагы дулкыннар сине өч метрга кадәр күтәреп ала да тибрәтеп алып китә. Шул уңайдан шарлавыклар астына эләгәсең. Аквапаркта берьюлы “Әйләнмә”, “Елгыр елга”, “Тау елгасы”, “Анаконда”, “Ирекле шуып төшү”, “Камикадзе”  кебек берничә аттракцион эшли.

Биредә яшь балалар ихтыяҗы да исәпкә алынган. Алар өчен кечкенә бассейннар һәм серле таучыклар бул­дырылган. Ә өлкән яшьтәгеләр өчен релакс-бассейн һәм сауналар, ял итү урыннары бар. 

Аквапарк душ, чишенү бүлмәләре белән җиһазл­андырылган. Биредә медпункт эшли. Килүчеләрдән медицина белешмәсе таләп ителмәсә дә, аны кайбер   кешеләрдән сорарга мөмкиннәр. Андый очракта медпунктта кабул итәләр. Шунда ук алты кафе һәм рестораннар эшли.

Билет хаклары да әллә ни тешләшми: көнозын ял итү­челәр өчен — 1300 сум, 5 яшьтән  12 яшькәчә балаларга ул 900 сумга төшә. Тагын дүрт һәм ике сәгатьлек, күпбалалы гаиләләр өчен билетлар каралган. Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе профилактик көннәр исәпләнә.

Аквапаркта хәвефсезлек сагында 100дән артык инструктор тора. Комплекска дөньякүләм дәрәҗәдә бай тәҗрибәгә ия Эркорека Эндемано Эрнесто әфәнде һәм аның кул астындагы белгечләр идарә итә.

  “Планета” сәүдә-күңел ачу үзәгендә “Медиа Маркет”, “Спортмастер”, “О Кей” кибетләре эшли, шулай ук әлегә кадәр Уфада булмаган башка сәүдә челтәрләре һәм кинотеатр үз ишекләрен ачты.   

Рәзилә Низамова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»