27.11.2013 - Яңалыклар

Дәүләтшиннар - бәйге җиңүчесе

Башкортстанда иң яхшы яшь гаилә билгеләнде. Ел саен үткәрелүче республика конкурсында Нефтекамадан Дәүләтшиннар гаиләсе җиңүче дип табылды. Шулай ук, Уфадан Потехиннар, Стәрлетамактан Насыйровлар һәм  Дүртөйледән Исламгалиевлар призлы урыннарга лаек булды.

Актив тормыш позициясен чагылдырган өчен жюри Ишембай районыннан Слеповлар гаиләсен билгеләп үтте. Уфа районыннан Әдһәмовлар гаиләсе тамашачыларны үз чыгышлары белән таң калдырды. Аларны “Гаилә традицияләрен ныгыту һәм саклау” номинациясендә дә билгеләп үттеләр. Борай районыннан Исламовлар гаиләсе чыгышын  жюри әгъзалары югары бәяләде.

Финалда җиде гаилә катнашты. Алар үз осталыкларын һәм традицияләрен “Визитка”, “Мин — булачак йолдыз!”, “Үткәнне хәтерлибез, киләчәкне төзибез!” дигән конкурсларда күрсәтте.

Жюри конкурста чыгыш ясаучыларны гаилә кыйммәтләрен ныгыту, артистлык, чыгыш үзенчәлеге буенча бәяләде. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Сниму квартиру в Уфе на длительный срок посуточно.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»