29.10.2013 - Яңалыклар

Яңа ел каникуллары кыскарды

Халык бердәмлеге көнендә ил халкы 2-4 ноябрьдә ял итәчәк. Киләсе ел, гадәттәгечә, Яңа ел каникуллары белән башланачак. Алар 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Бу яллар тагын да озынрак булыр иде, шимбә һәм якшәмбегә туры килүче 4 һәм 5 гыйнвардагы ял 2 майга һәм 13 июньгә күчерелде.

“Ир-егетләр бәйрәмен” 3 ноябрьгә күчерергә карар ителде. Ә Хатын-кызлар көне көчендә кала — мартта өч көн ял итәчәкбез. Май башындагы 4 көн ялдан соң, Җиңү бәйрәмендә тагын өч көн ял итәчәкбез.  Июньдә һәм ноябрьдә бәйрәмнәр 4әр көнгә сузылачак.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»