07.06.2013 - Яңалыклар

Коррупция белән көрәш дәвам итә

5 июньдә Тикшерү комитеты һәм полиция хезмәткәрләре  Урман хуҗалыгы министрлыгында, Караидел районы хакимиятендә һәм Караидел урманчылыгында тентү үткәрде. 2012 елның 11 июлендәге сәүдәләшү буенча документлар, компьютерларның система блоклары, магнитлы мәгълүмат йөрткечләр алынды.

Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә тентүләрнең атап үтелгән оешмалар чиновникларының вәкаләтләреннән усал нияттә файдалану факты буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү барышында үткәрелүен әйттеләр. Алар аукцион комиссиясе әгъзалары булган һәм, тикшерүчеләр фаразлавынча, бер эшкуар ханымны законсыз рәвештә ачык сәүдәләшүгә кертмәгәннәр. Ул тикшерү органнарына үзенең хокукларын бозу турында хәбәр иткән. Сәүдәләшү предметы булып елына 100 мең кубометрдан артык агач хәзерләү күләме белән урманны арендага бирү килешүе торган.

Ведомство хезмәткәрләренә карата җинаять эше кузгату уңаеннан республика Президенты Хакимиятендә аңлатма бирделәр. Биредә Урман хуҗалыгы министрлыгы чиновникларының вәкаләтләреннән усал нияттә файдалану факты буенча җинаять эше кузгату — тармактагы коррупция белән көрәш юлында беренче адым булыр, дип исәплиләр. “Президент урман тармагындагы закон бозулар мәсьәләсен берничә тапкыр күтәрде, тиешле органнардан алар белән системалы көрәш башлауны таләп итте. Рөхсәтсез урман кисү, агач чыгару, коррупция, салымнар түләмәү — еллар дәвамында тупланган бу проблемалар, кызганычка каршы, әлегә хәл ителмәгән. Законсыз схемаларны фаш итү буенча башланган эшнең дәвам итәчәгенә, закон бозган гражданнарның, нинди вазыйфа биләүләренә карамастан, җәза алачагына исәп тотабыз. Гади арадашчылар белән генә чикләнмичә, җинаятьчел пирамиданың нигезенә кадәр ачыклау зарур. Тикшерүчеләрнең намуслы һәм нәтиҗәле эшенә исәп тотабыз”, — диде Башкортстан Президентының матбугат секретаре Артем Вәлиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»