05.06.2013 - Яңалыклар

Мәскәүгә алты сәгатьтә барачакбыз!

Югары тизлекле Мәскәү — Казан — Екатеринбург тимер юлы магистраленең Уфа тармагын төзү буенча Хөкүмәт утырышы үтте. Проектны тикшерү максатында заказчы (“Тизлекле магистральләр”) һәм генераль проектлаучы (“Ленгипротранс”) җәмгыятьләре вәкилләре килде.

Киңәшмә ахырында Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Рәүф Ногманов журналистларга проект турында сөйләде.

— Югары тизлекле Мәскәү — Казан — Екатеринбург магистрале 1,5 мең чакрым озынлыгында булачак. Нигездә, ул гамәлдәге тимер юллардан үтәчәк, алар реконструкцияләнәчәк. Тимер юлы булмаган урыннарда яңа юллар, шулай ук Уфа, Пермь, Ижевск тармаклары төзеләчәк, — диде ул.

Рәүф Ногманов сүзләренә караганда, Башкортстанда тизлекле тимер юлы 200 чакрым булыр, шуның  160 чакрымы — Уфадан төп магистральгә кадәр ара Яңавыл районыннан үтәр, дип көтелә. Яңавылдан Уфага кадәр дүрт станция булдыру планлаштырыла. Шулай ук Яңавылдан яисә Чернушкадан  Пермь һәм Уфа ягына тармак сузылачак.

— Казаннан Уфага кадәр 24 сәгатьлек юл нибары өч сәгатьне алачак. Казан — Мәскәү участогы — тагын өч сәгать. Нәтиҗәдә, Мәскәүгә алты сәгатьтән артыграк вакыт эчендә барып җитәргә мөмкин булачак, — диде Рәүф Ногманов.

Юл вакыты Чиләбегә кадәр 2,5-3 сәгатькә кыскарачак, Екатеринбургка 3-3,5 сәгатьтә барып җитәргә мөмкин булачак.

Эльвира Латыйпова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»