04.06.2013 - Яңалыклар

“Башнефть” яңарыш юлында

“Новойл” компаниясендә республикабызның нефть эшкәртү тармагында беренчеләрдән булып яңа корылмалар комплексы сафка басты

Гүзәл Башкортстаны­быз­ның төньягыннан Уфага килеп кергәндә бихисап мәйданнарны биләгән нефть эшкәртү заводларын, анда урнашкан мәһабәт биналарны күзләп, республи­каның икътисад, сәнәгать ягыннан көчле, куәтле төбәк икән­леген аңлау күңелдә горурлык хисе уята. Хозур табигате, җир өсте һәм җир асты байлыклары белән дан тотучы Башкортстан көннән-көн чәчкә ата, алга бара, зур үсеш юлыннан атлый.

Республикадагы иң эре предприятиеләрнең берсе буларак, “Башнефть” акционерлар нефть компаниясе —Русиянең егермедән артык төбәгендә һәм чит илләрдә үз эшчәнлеген киң җәелдергән вертикаль-интеграл нефть компаниясе. Үткән елгы нәтиҗәләргә караганда, ул Русиянең нефть компанияләре арасында нефть чыгару буенча беренче унлыкта булса, “кара алтын”ны беренчел эшкәртү күләме буенча бишенче урынны били.

“Башнефть” акционерлар нефть компаниясенең филиалы “Башнефть — Новойл” компаниясендә күкерт кислотасы катнашлыгында алкиллаштыру һәм кулланылган күкерт кислотасын регене­рацияләү җайланмалары комплексы файдалануга тапшырылды. Бүгенге көндә Башкорт­станның нефть эшкәртү пред­приятиеләрендә мондый корылмалар комплексы башкача юк. Эре инвестицион проектны файдалануга тапшыру тантанасында Русия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович, Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов, “Система” корпорациясенең Директорлар советы рәисе Владимир Евтушенков, “Башнефть” компания­сенең Директорлар советы рәисе Феликс Евтушенков һәм компаниянең президенты Александр Корсик катнаштылар.

Күкерт кислотасы катнашлыгында алкиллаштыру һәм кулланылган күкерт кислотасын регенерацияләү җайланмала­ры комплексы — “Башнефть”­нең Уфа нефть эшкәртү комплексын модернизацияләү буенча киң колачлы проектлары­ның берсе санала. “Система” корпорациясе компанияне контрольгә алгач, нефть эш­кәртү комплексын яңарту буенча зур проект тормышка ашырыла башлый. Биредәге төзелеш 2010 елда башлана һәм үткән елның декабрендә тәмамлана. Мәгълүматлар буенча, җайланмалар төзүгә, шулай ук технологик яктан аларга бәйле булган предприятие объектларын төзүне дә исәпкә алып, салынган инвестицияләр күләме сигез миллиард сумнан артык тәшкил иткән.

— Бу мөһим вакыйга — эш­кәртү производстволарын модернизацияләүне, энергияне сакчыл тотыну һәм тирә-як мохиткә зыянны киметүне үз эченә алган Русия ягулык-энергетика комплексын үстерү стратегиясен тормышка ашыруның чагу мисалы булып тора, — диде Аркадий Дворкович.

“Новойл”да яңа корылмалар комплексын сафка бастыру — ул “Башнефть” компа­ния­сенең Уфа нефть эшкәртү заводларын бу тармакта техник яктан ныклы, заманча җиһаз­ландырылган үз илебез пред­приятиеләре арасында лидерлыкка омтылуы, дип белдерде вице-премьер.

Русия Хөкүмәте 4-5нче экологик класслы бензинны зур күләмдә җитештерү бурычын куя. Моның өчен салым буенча шартлар булдырыла, инвестицион эшчәнлек җанландырыла. Компания ике ел ярым вакыт эчендә куелган мәсьәләләрне тулысынча үтәп чыкты. Моның белән “Башнефть” нефть эш­кәртүдә лидерларның берсе булуын тагын бер кабат исбатлады. Иң югары сыйфат, хәвефсезлек, икътисади нәти­җәлелек таләпләрен үтәү ышанычын тулысынча аклады.

Башкортстан Президенты әлеге вакыйганың ил һәм республика икътисады өчен мөһим булуын билгеләде.

— “Башнефть” акционерлар нефть компаниясе Башкортстан икътисадының флагманы булып тора. Төбәк икътисады “Башнефть” компаниясе эш­чәнлегенә бәйле. Безгә заманча предприятиеләр, яхшы эш урыннары кирәк, — диде республика башлыгы.

Төзелештә көч салган барлык хезмәткәрләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткереп, Рөстәм Хәмитов мондый сәнәгать җайланмаларының республикада киләчәктә дә төзеләчәгенә ышаныч белдерде.

Объектка, аеруча хәвефле дип исәпләнүче зонага үтәр алдыннан техник инструктаж үткәннән соң махсус киемнәр кигәч, без үзебезне чын нефть­челәр кебек хис иттек. Заводтагы биек-биек цистерналар, җиһазлар, корылмалар математик төгәллекне хәтер­ләт­те, җирдәге таш та кыек ятмый биредә. Бу нинди уникаль корылмалар соң? Аның үзен­чәлеге нидә, дигән сораулар кызыксындырды журналистларны.

Заманча җайланмалар комплексында нефть тирәнтен эшкәртелә. Күкерт кислотасы катнашлыгында алкиллаштыру җайланмасының продукциясе — алкилбензин, яки алкилат. Ул югары октанлы бензин җитештерүнең бер компоненты булып тора. Куе парларның түбән басымы, күкертнең аз булуы, исле матдәләр булмавы, тагын бер уникаль үзенчә­леге — кислород белән оксидлашмавы нәтиҗәсендә алынган бензин техник регламент­ның экологиягә ярашлы бишенче классы (“Евро-5”) таләп­ләренә тулысынча җавап бирә. “Новойл”дагы яңа корылманың җитештерүчәнлеге — тәү­легенә 1200 тонна. Елына 450 мең тонна алкилат җитештере­ләчәк. Бу инде, компаниядә алкилат җитештерү дүрт тапкыр арттырыла, дигән сүз. Ә алкилат ярдәмендә евробензин яхшы сыйфатта һәм югары күләмдә чыгарылачак. Яңа җайланмада Америка Кушма Штатларының STRATCO-DuPont дип аталган заманча технологиясе кулланыла. Алкиллаштыру барышында (процессында) катализатор сыйфатында 98 процент концентратлаштырылган күкерт кислотасы кулланыла.

Икенче корылмада күкерт кислотасы Даниянең “Haldor Topsoe A/S” компаниясе технологиясе буенча эшкәртелә. Регенерацияләү — производство калдыкларын эшкәртеп, башта булган продукцияне яңадан табу дигәнне аңлата. Шулай итеп, кулланылган күкерт кислотасы өзлексез эшкәртелә һәм тергезелә. Арытаба барлыкка килгән яңа күкерт кислотасы кабат беренче корылма буйлап “юлын” дәвам итә. Эш туктаусыз башкарыла һәм өзлексез чылбырны хәтерләтә. Мөһим өстенлеге шунда ки, экология хәвефсез­леге кимиячәк. Күкертне сакларга, күчереп йөртергә, агызырга кирәкми. Бу исә тирә-як мохитне саклауда аеруча зур роль уйный. Шушы ябык схемада барган эшкәртелү нәти­җәсендә күкерт кислотасы читкә таралмаячак, табигатькә зарар килмәячәк.

Барлык заманча принципларга: икътисади, энергетик һәм экологик нәтиҗәлелек таләпләренә җавап бирүче зур производство ачылу республика өчен генә түгел, Русия өчен дә мөһим вакыйга булып тора. Шушы кыска гына вакыт эчендә заманча технологияләр белән җиһазландырылган яңа объект төзелгән. Проектны гамәлгә ашыруда егермедән артык подрядчы оешма, өч меңнән артык хезмәткәр җәлеп ителгән. Комплексны проектлауны “Салаватнефтехимпроект” ачык акционерлар җәмгыяте башкарган. Алкиллаштыру корылмасын төзүдә генераль подрядчы — “Востокнефтезаводмонтаж” ачык акционерлар җәмгыяте, регене­рацияләү корылмасын төзүдә генераль подрядчы “Нефтехимремонт” ябык акционерлар җәмгыяте булган. Җиһазлар һәм материаллар кайтаруда “УТС Туймазыхиммаш”, “Башнефтехимремсервис”, “Салаватнефтехиммаш”, “УЖБЗ-1” җәмгыятьләре һәм башка предприятиеләр ярдәмләшкән. Саннар теленә килгәндә, 27 мең кубометр бетон, 9 мең тоннага якын металл конструк­цияләр җыелган, 101 берәмлек эре тоннажлы җиһаз, 420 километр озынлыкта кабель продукциясе кулланылды, дип билгеләде корылмалар проекты җитәкчесе Юрий Якубенко.

Уйлап карасаң, күпме көч, күпме тырышлык, түземлек таләп ителгән. Ә максат бер — барысы да кешеләр өчен! Сулаган һавабыз чистарак булсын, табигатебез зарарланмасын дигән теләк. Бүген автомобиль заманында яшибез, ә транспортка исә, әлбәттә, яхшы бензин кирәк. Һәрвакыт берен­челәрдән булып, “Башнефть” компаниясе төбәк үсешенең абруен күтәрә, гомумән алганда, Русия ягулык-энергетика секторына зур йогынты ясый.

— Компаниябездә тантаналы чаралар, шатлыклы вакыйгалар еш булып тора. Башкортстан икътисадын үстерүгә салынган инвестицияләрнең киләчәктә акланачагы һичшик­сез. Башкортстан — яшәр һәм эшләр өчен барлык мөмкин­лекләре дә булган төбәк. Монда эшлисе килә. Бу зур шатлык, ләкин, шул ук вакытта, фидакарь хезмәт билгесе дә. Корылманы сафка бастыруда көч салган барлык хезмәткәрләргә, подрядчы җәмгыятьләргә, коллегаларыма — һәммәсенә рәхмәт белдерәм. Тагын бер әһәмиятле мәсьәлә: һәр эш көненнән соң гаиләгез, балаларыгыз янына исән-сау әйлә­неп кайтуыгыз — компания өчен иң мөһиме. Шуның өчен дә хәвефсезлек кагыйдәләрен мотлак рәвештә үтәвегезне таләп итәм. Мин моны һәрва­кыт искә төшереп торам. Безгә сау-сәламәт хезмәткәр­ләр, эш­челәр кирәк. Сәнәгать хәвеф­сезлеге темасы — компания өчен иң мөһим, беренче тема ул, — диде үз чыгышында компания президенты Александр Корсик.

Башкортстан нефтенең 80 еллыгын билгеләгән компания­нең стратегиясе ачык — һәрь­яклап эшчәнлек нәтиҗәсен күтәрү, нефть табу күләмен арттыру, экологик иминлек таләпләренә яраклы югары сыйфатлы продукция чыгару.

Алкилат белән эш итүдә компаниянең тәҗрибәсе зур. Тарихи чыганаклардан билгеле булуынча, заводта беренчеләр­дән булып алкилат нигезендә авиация ягулыгы чыгарыла, Кремль автомобиль паркы өчен бердәнбер бензин җитештерү­че була. Шулай ук Русиядә беренчеләрдән булып алкилат ярдәмендә этил сыекчасы (кара кургаш) кулланмыйча бензин чыгарыла.

Алкиллаштыру һәм реге­нерацияләү җайланмалары проектын тормышка ашыру белән беррәттән, тагын ике корылма төзелә. Водород җитештерелү һәм каталитик крекингта бензинны гидрочистарту нәтиҗәсендә “Башнефть”нең тиз арада, 2014 елда ук “Евро-5” экологик таләпләренә җавап бирүче ягулык җитештерүгә күчүне төгәлләү нияте. Әйтеп үтелгән зур үзенчәлеккә ия инновацион корылмалар табигать ресурсларын рациональ файдаланырга мөмкинлек бирә, халык сәламәтлеген саклауда роле мөһим. Транспорттан атмосферага зарарлы матдәләр чыгарылу 65 процент тәшкил итә. Заманча корылмаларның югары җитештерүчәнлеге автомобиль газларын чыгаруны 10 тапкыр киметәчәк. Грамоталы стратегия, ресурслар белән нәтиҗәле идарә, экологик хәвефсезлек һәм тирә-як мохитне саклау мәсьәләләрен уңышлы чишү “Башнефть” компаниясенең төбәктәге нефть һәм газ сәнәгатендә тотрыклы үсешен билгели.

Ләйсән Бәдертдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»