01.06.2013 - Яңалыклар

Фонд коллективы файдалы бүләк ясады

Бу башлангыч җәмәгатьчелектә хуплау тапты. Әлеге игелекле эштә катнашырга теләүчеләр саны көннән-көн арта. Русия Федерациясе Социаль страховкалау фондының Башкортстан бүлекчәсе коллективы да әлеге изге эштән читтә калмады. Фонд хезмәт­кәрләре әкият китаплары, нәфис һәм фәнни әдәбият, шигырь җыентыклары, дәреслекләр китерде. Бу китаплар Мостай Кәрим исемендәге 158нче гимназиядә үз укучыларын табачак. Төбәк бүлекчәсе идарәчесе Марат Латыйпов гимназиядә үткән Сабантуй бәйрәмендә әлеге китапларны тантаналы рәвештә укучыларга тапшырды.

— Китап — халык акылын туплаган иң зур байлык. Ул баланы тәрбияли, аның хыялын үстерә, телен баета. Китапка мәхәббәт тәрбияләп, балаларны рухи, мәдәни, әдәби мирас белән таныштырабыз, лаеклы гражданнар тәрбиялибез, — диде тантанада Марат Мөэмин улы.

Балалар исә үз чиратында матур бию аша рәхмәт белдерде.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»