30.05.2013 - Яңалыклар

Фронт съезд җыя

Гомумрусия халык фронтының Башкортстандагы вәкилләре журналистлар белән очрашты. Анда фронтның эшчәнлеге һәм Мәскәүдә үтәчәк Гомумрусия халык фронты съездында республикадан катнашачак делегатлар турында сүз барды.

Мәгълүм булуынча, Бөтенрусия халык фронты 2011 елда Владимир Путин башлангычы белән оештырылды. Бүген аңа республикадан 87 иҗтимагый оешма, 3 сәяси партия кушылды.

— Кыска гына вакыт эчендә халык фронты җәмәгатьчелектә киң танылу алды.  Ул сәяси карашлары төрле булганнарны берләштерде, яңа башлангычларга юл ачты. Югары нәтиҗәләргә ирешеп, халык арасында зур абруй казанган күренекле шәхесләр тәкъдиме белән бик күп проектларга старт бирелде. “Башкортстан юллары”, “Гаилә” проектлары — нәкъ шундыйлардан. Фронт ике зур сәяси чарада — Русия Президентын сайлауда һәм “Халык бюджеты” программасында катнашты, — дип билгеләде утырышта Гомумрусия халык фронтының Башкортстандагы координаторы Раил Әсәдуллин.

11-12 июньдә Мәскәүдә үтәчәк съездда республикадан җиде делегат — крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Тәлгать Абдулов, Бөрҗән районы Әбделмәмбәт мәктәбенең физкультура укытучысы Зиннур Боскынов, табиб-онколог Шамил Ганцев, зоотехник-селекционер Зөлфия Камалова,  УДАТУ доценты Алексей Елизарьев, “Газ-Сервис” җәмгыятенең “Уфагаз” филиалы директоры Ирек Нигъмәтуллин, республика хатын-кызлары оешмасы рәисе Рәшидә Солтанова катнашачак. Съездда оешманың яңа уставы тикшереләчәк һәм фронтка исем бирү турында сөйләшү булачак. 

Гөлия Гәрәева. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»