30.05.2013 - Яңалыклар

Югары тизлекле поезд безгә дә киләчәк

Русия Президенты Владимир Путин югары тизлекле тимер юл транспортын үстерү мәсьәләләре буенча утырыш үткәрде.

— Югары тизлекле маршрутлар Мәскәүне Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Владимир, Екатеринбург белән тоташтырачак, Пермь, Уфа, Чиләбе һәм Самарага да киләчәк, — диде әлеге утырышта Русия тимер юллары җитәкчесе Владимир Якунин.

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Русия тимер юллары җитәкчелегенә, ил Хөкүмәтенә Башкортстанны әлеге югары тизлекле маршрутка кертүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Нәтиҗәдә, Уфа әлеге проектта катнаша.

— Югары тизлекле Мәскәү, Казан, Екатеринбург магистральләрен төзү барышында Уфага тармак сузу турында сүз бара. Димәк, без дә югары тизлекле магистраль төзелеше стратегиясенә кердек. Шушы көннәрдә белгечләрне кабул итәчәкбез һәм әлеге транспорт коридорын төзү мәсьәләләрен тикшерәчәкбез. Без автомобиль юлларын, шулай ук тимер юл челтәрен  үстерү буенча алдынгылар исәбендә, — диде Рөстәм Хәмитов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»