28.05.2013 - Яңалыклар

Җиңүчеләр бүләкләнде

Уфада Русиядә эшкуарлар көне уңаеннан конференция булды. Чарада Башкортстанда эшкуарлар хокуклары буенча вәкил Рафаил Гыйбадуллин журналистларның эшкуарлар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау темасын яктыртуга багышланган конкурсында җиңүчеләрне котлады, диплом һәм бүләкләр тапшырды.

Исегезгә төшереп үтәбез: конкурс 2012 елның 1 ноябреннән 3 майга кадәр үтте. Оештыру комитеты 19 заявка кабул итте. Мәртәбәле жюри иң яхшыларны сайлап алды. “Басма матбугат чаралары” категориясенең “Иң яхшы аналитик материал” номинациясендә — “Республика Башкортостан” гәзите, “Иң яхшы имидж материалы” — Гүзәл Ситдыйкова (“Стерлитамакский рабочий”), “Иң яхшы журналист тикшерүе” — Людмила Кашапова (“Молодежная газета”), “Басма матбугатта иң яхшы әңгәмә” номинациясендә Фәнүз Хәбибуллин (“Кызыл таң”) җиңүче дип табылдылар.

Конкурсның оештыру комитеты “Электрон матбугат чаралары” арасында җиңүчеләрне дә билгеләде, эшкуарлар тормышын даими яктыртучы авторларга һәм журналистлар коллективларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»