23.05.2013 - Яңалыклар

Дәрәҗәле форум Уфада үтте

Кичә Уфаның Конгресс-холлында  “Евромания” Инвестиция  форумы узды.  Бу — республика Хөкүмәтенең хезмәттәшлек турында килешү кысаларында шушы компания белән берлектә үткәргән тәүге очрашуы.

Республиканың икътисади үсеш министры Александр Марьин сүзләренә караганда, форумда катнашырга 300ләп компания теләк белдергән: шуларның яртысы — чит илнекеләр. Бу чара дистәләгән зур банкны һәм инвестиция компаниясен җәлеп иткән.

Чарада “Евромания” конференциясе исеменнән Тристан Хиллгарт чыгыш ясады һәм форумның югары дәрәҗәдә әзерләнүен белдерде. Аның фикеренчә, Башкортстанның күп кенә өстенлекләре Көнбатышта әлегә билгеле түгел, һәм конференциянең бер максаты — булачак инвесторларга тулы мәгълүмат җиткерү.

“Евромания” Лондон шәһәрендә 1969 елда төзелгән. Тәүдә ул капиталның халыкара базарын анализлаучы журнал булган, 70нче еллардан компания конференцияләр үткәрә башлаган.   “Евромания” ел саен дөнья буенча, Русияне дә кертеп, 60лап шундый форум уздыра.

Хиллгарт әфәнде сүзләренә караганда, бүген иң мөһим бурычларның берсе — инвесторларның ышанычын яулау. Инвесторлар өчен хокукый кыр ачык, салым системасы гадел булырга һәм сәяси басым ясау ысулына әйләнмәскә тиеш. Ул, шулай ук, Башкортстанның үсеш программасының ачыклыгын билгеләде.

Инвестиция форумы дүрт панель дискуссиясе рәвешендә үтте. Беренче дискуссия Башкортстан икътисадына, аның Русиядә тоткан урынына багышланды. Калганнары таррак өлкәләрне үз эченә алды. Республиканың икътисади үсешенә багышланган “түгәрәк өстәл” узды. “Кызыклы сөйләшүләрдән тыш, без эре инвестиция банклары, көнбатыш җәмгыяте белән инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә үзара бәйләнеш булдыру тәҗрибәсе алырга телибез”, — диде Александр Марьин журналистларга.

 Форумда сәламләү сүзе белән Премьер-министр урынбасары Евгений Маврин чыгыш ясады. Ул “Евромания” белән берлектәге эшнең максатын республиканың тотрыклы социаль-икътисади үсеше буенча тәкъдимнәр булдыруда күрә. “2010 елдан республикада җитди үзгәрешләр башланды, без үсеш юнәлешен төгәл билгеләдек һәм аны үзгәртергә җыенмыйбыз”, — диде ул.

Әлеге чара республикада башка мөһим вакыйгалар — “Газ. Нефть. Технологияләр-2013”  күргәзмәсе һәм “Зур химия” форумы белән бер вакытта уза. Шул рәвешле, Европаның финанс оешмалары республиканың әйдәүче тармаклары вәкилләре белән очрашу мөмкинлеге алды.

Инвестиция форумы кысаларында Башкортстан Хөкүмәте белән Бөтендөнья банкы арасында хезмәттәшлек турында килешү төзү планлаштырыла.

Резеда Галикәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»