22.05.2013 - Яңалыклар

Банк белән дуслаш һәм бүләк ал!

“Россельхозбанк” җәмгыятенең Башкортстан филиалы Салават шәһәрендә яңа бүлекчә ачты. Анда шәхси һәм корпоратив клиентларга хезмәтләр күрсәтеләчәк.

Халыкны хезмәтләндерү өчен анда барлык шартлар да тудырылган: кредит бирү, вкладлар ачу, банк карталарын булдыру һәм аларны хезмәтләндерү, валюталарны алмаштыру буенча операцияләр.

Корпоратив клиентларга кредит, исәп, касса буенча хезмәтләндерү операцияләренең барлык төре дә тәкъдим ителә.

— Яңа филиаллар ачу — “Россельхозбанк”ның үсеш стратегиясенең төп юнәлешләренең берсе. Агымдагы елда Банк Уфада операцион офис ачты, арытаба Чишмә поселогында бүлекчә эш башлаячак, — диде Банкның Башкортстан филиалы директоры Ирек Мөхәммәтдинов.

Салаваттагы Банкның яңа офисы эш башлау уңаеннан “Без ачылдык!” дигән акция оештырды. Моңа бәйле, май ае дәвамында банк хезмәтләре белән файдаланучы һәр кешегә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»