17.05.2013 - Яңалыклар

Халык торак шартларын яхшырта алачак

Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга булышлык итү фонды Башкортстанга 196,21 миллион сум акча бүләчәк. Дәүләт корпорациясе идарәсе республиканың күпфатирлы йортларына капиталь ремонт үткәрү өчен финанс ярдәме күрсәтүгә заявкасын хуплады.

Республика бу суммага 248,15 миллион сум өстәячәк, дип аңлаттылар дәүләт корпорациясендә. Бу акчалар Дүртөйле, Туймазы, Күмертау, Октябрьский, Стәрлетамак һәм Уфа шәһәрләрендә урнашкан  күпфатирлы 51йортка капиталь ремонт үткәрүгә юнәлтеләчәк, торак шартларын 7887 кеше яхшыртачак.

2008-2012 елларда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү һәм гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программаларын тормышка ашыру өчен Фонд Башкортстанга 10,74 миллиард сум акча бүлде. Төбәк, үз чиратында, 4,22 миллард сум өстәде. Бу акчалар  күпфатирлы 1172 йортка капиталь ремонт үткәрүгә юнәлтелде, нәтиҗәдә, 214940 кеше торак шартларын яхшыртты, авария хәлендәге 602 йортта яшәгән 15931 кеше яңа фатирлы булды.

Галия Нәбиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»