16.05.2013 - Яңалыклар

Бердәмлек җыены

Халыкара конференциядә катнашучы Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәсим Акчурин, армия генералы Мәхмүт Гәрәев һәм язучы-сатирик Марсель Сәлимов.   Мәскәүдә “Евразия интеграциясе: яңа мәсьәләләрне яңача хәл итү” дигән темага халыкара конференция булып үтте.

Аны Русия журналистлар берлеге ярдәме белән “Яңа ефәк юлы” фонды һәм Террористик хәвефне анализлау үзәге (ТХАҮ) оештырды. Башкаланың “Президент-Отел”ендә барган җитди сөйләшүгә БДБ илләре вәкилләре һәм Русиянең күренекле җәмәгать эшлеклеләре, сәясмәннәр, депутатлар, матбугат хезмәткәрләре чакырылган иде. Конференциядә Русия журналистлар берлеге идарәсе рәисе Всеволод Богданов, секретаре Тимур Шафир һәм федерация советы әгъзасы Марсель Сәлимов катнашты.

Халыкара җыенда чыгыш ясаучылар элекке Советлар Союзы территориясендә барлыкка килгән яңа дәүләтләрнең икътисади һәм геополитик бердәмлеген ныгыту юлларын күрсәтте. ТХАҮ директоры Рамил Латыйпов әйткәнчә, хәзер “тел чарлаулар заманы үтте, эш күрсәтер вакыт җитте”.

— СССР дигән бөек илдә бергә яшәгән халыкларның дуслыгын саклауда һәм ныгытуда киң мәгълүмат чараларының әһәмияте гаять зур, — дип белдерде Марсель Сәлимов, конференциядән кайткач. — Миңа армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең чыгышы аеруча ошады. Русия үзенең “яшь туганнары”на бар яклап та үрнәк булырга тиеш, диде ул.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»