14.05.2013 - Яңалыклар

Славян язуы һәм мәдәнияте көннәре үтәчәк

Ел саен 24 майда бөтен дөньяда Славян язуы һәм мәдәнияте көне үтә. Бу көнне славян халыклары әлифба булдыручы Кирилл белән Мифодийны данлый.

Башкортстанда да бу уңайдан чаралар үтә. Алар 12 майда Уфада Рим-католиклар костелына нигез салынуның 150 еллыгына багышланган Башкортстанда Польша мәдәнияте көннәреннән башланды. Польша вәкилләре катнашлыгындагы чара биш көн дәвам итәчәк, аның кысаларында рәсми очрашулар, ачык дәресләр, методик курслар, экскурсияләр үтәчәк.

17 майда Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университетының Уфа филиалында дини музыка фестивале үтәчәк. Бу  фестиваль быел беренче тапкыр Славян язуы һәм мәдәнияте көннәре программасына кертелгән.

24 майда “Кирилл-Мифодий укулары” дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция һәм “Без славян дөньясында” дигән студентларның Х фәнни-гамәли конференциясе үтәчәк.

Славян язуы көннәре Уфа районының Кызыл Яр авылындагы Урыс тарихи-мәдәни үзәгендә борынгы урыс җырлары һәм Краснокама районының Никола-Березовка авылында “Никола Вешни” фольклор бәйрәме белән тәмамланачак.

Эльмира Сабирова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»