07.05.2013 - Яңалыклар

Музейда төн үткәргәнегез бармы?

Уфада 18еннән 19 майга каршы музейлар төне үтәчәк.

Хәрби дан музеенда хәрби-тарихи мәйданчыклар әзерләнә, балалар уеннары, конкурслар үтәчәк, хәрби техника күрсәтеләчәк. Музей иртәнге 4кә кадәр эшләячәк.

М. Гафуринең йорт-музеенда Башкортстан язучылары катнашлыгында әдәбият сәгате үтәчәк, күренекле артистлар концерт күрсәтәчәк. Х-МАХ галереясында фин фоторәссамы Ян Кайлның күргәзмәсе эшләячәк.

Узган елда “Музейлар төне” акциясендә республиканың 9 дәүләт музее һәм аларның филиаллары, шулай ук “Мирас”, Уфа художество галереялары, В. И. Ленинның йорт-музее, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе базасында эшләүче “Урыс музее: виртуаль филиалы” катнашты. Төнлә музейда түләүсез булу мөмкинлегеннән 30 меңнән артык кеше файдаланды.

Белешмә

Музейлар төне — халыкара акция, аның максаты — бүгенге музейларның ресурсларын, мөмкинлекләрен күрсәтү, аларга яшьләрне җәлеп итү. Беренче тапкыр “Музейлар төне” 1997 елда Берлинда үткәрелә.

1999 елда Бөтендөнья Музейлар көнендә — 18 майда Франциянең Мәдәният һәм коммуникацияләр министрлыгы башлангычы белән “Музейлар язы” акциясе үтә. 2001 елда бу чарада Европаның һәм Американың 39 иле катнаша. 2005 елда “Музейлар язы” исемен “Музейлар төне”нә үзгәртә.

Русиядә беренчеләрдән булып бу чарага Красноярск музейлар үзәге кушыла.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»