03.05.2013 - Яңалыклар

Фонтаннар кабынды

Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә Уфада шәһәрнең барлык фонтаннарын да эшләтеп җибәрү матур традициягә әверелде. Быелгы беренче май яңгырлы булуга карамастан, фонтаннар ачу тантанасы вакытында үтте.

Салават Юлаев һәйкәле янындагы мәйданда шушы уңайдан оештырылган театрлаштырылган тамашада Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов, аның урынбасарлары, мәктәп укучылары һәм ата-аналар, волонтерлар катнашты.

Ирек Ялалов 1 майда Уфаның 16 фонтанын берьюлы эшләтеп җибәрүнең бик матур традиция булуын билгеләп үтте.

— Уфада көр күңелле халык яши. Соңгы социологик тикшеренү нәтиҗәләре буенча, башкалада яшәүчеләрнең 70 проценты шәһәрне арытаба үстерүне яклый, — дип ассызыклады хакимият башлыгы һәм җыелучыларны бәйрәм белән котлады.

Аннан соң Конгресс-холл алдындагы мәйданда фонтан кабынды.

Арытаба планетабызның су ресурсларын саклау һәм тирә-як мохитне пычратуга каршы көрәш проблемаларына игътибар җәлеп итүгә юнәлтелгән бию акциясе башланды.

Чара ахырында хакимият башлыгы актив катнашучыларга туңдырма таратты.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»