30.04.2013 - Яңалыклар

“Орбита”: Беренче этап тәмам

Узган якшәмбедә республиканың 17 районында мәктәп укучыларының “Орбита” полиолимпиадасының бишенче-алтынчы сыйныфлар өчен этаплары үтте. Ике меңгә якын укучы математика, логика, табигать белеме, урыс һәм башкорт телләре буенча белемнәрен күрсәтте.

Катнашучылар саны буенча Уфа — беренче (250 укучы), Дүртөйле — икенче (231), Октябрьский өченче (193) урыннарда. Катнашучыларның күпчелеге (60 проценты) авыллардан килгән.

— Быел катнашучылар саны без көткәннән дә артып китте, чөнки узган елларда бер мең генә кеше була иде, — диде оештыручыларның берсе, Республика башкорт лицей-интернаты директорының фәнни эш буенча урынбасары Әсхәт Зарипов.

Полиолимпиадага май бәйрәмнәреннән соң йомгак ясалачак. Җиңүчеләргә Мәгариф министрлыгы дипломнары һәм бүләкләр тапшырылачак. Абсолют җиңүче планшет компьютерына ия булачак.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»