26.04.2013 - Яңалыклар

Басу эшләре көндәлеге

Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республика басуларында 272 мең гектарда дым каплатылган, бу планга карата 24 процент тәшкил итә. Бүздәк, Дәүләкән, Зилаер, Күгәрчен һәм Шаран районнары хуҗалыкларында билгеләнгән мәйданнарның яртысында эшләр башкарылган.

69 мең гектарда — уҗым культуралары, 136 мең гектарда күпьеллык үләннәр тырмаланган, бу планга карата 15 һәм 23 процент. Зианчура районында бу эш көйле бара, бүгенге көндә уҗым басуларының 69 проценты тырматыл­ган.

Кырмыскалы һәм Шаран аграрийлары беренчеләрдән булып күпьеллык үләннәргә ашлама кертүне төгәлләде. Бу ике районда 2000 гектарда эш башкарылган.

Тоташ алганда, республикада 40 мең гектарда күпьеллык үләннәргә ашлама кертелгән, бу планлаштырылганның дүрттән бер өлеше. Уҗым культуралары 61 мең гектарда (19 процент) өстәмә тукландырылган.

Бүгенгә 30,8 мең тонна минераль ашлама сатып алынган, бу планга карата 65 процент тәшкил итә. Чәчүлекләрнең бер гектарына уртача алганда 9,7 килограмм туры килә. Чакмагыш (3800 тонна, гектарына 46 килограмм), Стәрлетамак (2700 тонна, 22,7 килограмм) һәм Авыргазы (1800 тонна, 21 килограмм) районнары минераль ашлама буенча яхшы запас туплаган.

Иртә сабанашлык культуралары чәчү эшләре 21 районда бара. Республикада 10,1 мең гектарда (0,5 процент) ашлык чәчелгән. Благовар, Бүздәк, Күгәрчен, Кушнаренко, Миякә районнарында бу эш югары тизлек белән бара. Мәйданнарның 2-3 процентында эш башкарылган.

Быел республикада язгы чәчүне 3,2 миллион гектарда (былтыргыдан 150 меңгә артык) үткәрү күздә тотыла.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»