16.04.2013 - Яңалыклар

Лаборатория ярдәм итәчәк

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Уфада апрель башында ачылган юл төзелеше лабораториясе эше белән танышты.

Бүген биредә юлларны ремонтлауда һәм яңа магистральләр салуда кулланылачак материалларның сыйфаты бәяләнә. Лабораториядә Германиядә һәм Америкада җитештерелгән заманча җиһазлар эшләтелә. Төрле анализаторлар, тәгәрмәч эзе тирәнлеген үлчәү корылмалары бар. Белгечләр биредәге аппаратка чынбарлыктагы шартларга якынайтылган параметрлар — һава температурасы, хәрәкәт киеренкелеге күрсәткечләрен кертеп, юл өслегенең тузу дәрәҗәсен һәм файдалану вакытын исәпләп чыгара ала. Моннан тыш, лаборатория инженерлары юл өслегенең составын билгели ала. Лаборатория директоры Василий Ивлев сүзләренә караганда, мондый җиһазланыштагы лабораторияләр Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта гына бар. 25, 5 миллион сумлык 602  берәмлек җиһазлар һәм корылмалар сатып алынган.

— Юлчылар өчен мөһим чор башланды: я алар үзгәреп, сыйфатлы эшли башлаячак, я без аларны базардан “чыгарып”, профессиональ эшләүчеләрне чакырачакбыз, — дип билгеләде Рөстәм Хәмитов. — Начар эшләгән өчен төзүчеләр күп акча ала торган вакытлар үтте. Төзелешнең барлык этапларында — материал сайлаудан алып технологияләргә кадәр даими катгый контроль булачак. Башкортстанда юлларны яхшыртуда беренче һәм иң мөһим адым бу.

Уфа лабораториясенең куәтләре якын-тирә районнарда эшләр башкаруга да җитәчәк. Республика әһәмиятендәге лаборатория якын арада оештырылачак, тиешле җиһазлар сатып алынган. Хезмәткәрләрнең квалификациясенә килгәндә, Уфа дәүләт нефть техник университетының төзелеш факультеты һәм Уфа автомобильләр юлы техникумы белән хезмәттәшлек итү күз уңында тотыла. Тикшеренү эшләре алып бару өчен студентлар махсус әзерләнәчәк.

Тиздән лаборатория аккредитация үтәчәк һәм сәнәгать масштабында тикшеренүләр башлаячак. Материаллар һәм юл өслеге анализланганнан соң, аның таләпләргә ярашлы булмавы ачыкланса, эш кабул ителмәячәк, кимчелекләр бетерелергә тиеш булачак. Көннәр җылыткач лаборатория тулы көченә эшли башлаячак. Әлегә белгечләр Октябрь проспектындагы җир асты кичүе төзелешендә кулланылучы материалларның сыйфатына контрольлек итә. Шулай ук башкаладагы хәрәкәт киеренке булган Салават Юлаев проспектында, Беренче май һәм Жуков урамнарында, “Уфа — Аэропорт” трассасында юл өслегенең сыйфатын тикшерү тәкъдим ителгән.

Лабораториядә бетонның сыйфатын билгеләү җиһазы да бар. Уфа мэры Ирек Ялалов сүзләренә караганда, юл төзелешендә кулланылучы элементларны җитештерүдә технология үтәлми.

— Бер-ике елдан конструкцияләр җимерелә, — диде Ирек Ялалов. — Хәзер төзекләндерү өчен кулланылучы бордюрлар, брусчатка, яңгыр суларын агызу юлларында кулланылучы элементлар сыйфатлы материаллардан җитештереләчәк. Моннан тыш, яңа йортлар яны территорияләренең төзекләндерү сыйфатын бәяләү планлаштырыла, алар стандартларга ярашлы булмаганда йортны кабул итү турындагы актка кул куелмаячак.

— Материалларның сыйфатына контроль үткәрмичә эшләү файдасыз, — дип ассызыклады Башкортстан Президенты. — Лабораториянең беренче бурычы — брак ясаучыларны ачыклау. Быел юл төзелешенә республика бюджетыннан 9 миллиард сум, федераль бюджеттан 7,5 миллиард сум акча бүленгән. Лаборатория акчаны сакчыл тотыну мөмкинлеге бирәчәк һәм без сыйфатлы материаллар гына файдаланып ике тапкыр  күбрәк юллар төзи алачакбыз.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»